16+

Спортчының да була төрлесе

Иң тиз йөгерүче спортчының сәгатенә 21 км ара уза алганлыгы мәгълүм. Кыска аралыкта ул тизлеген сәгатенә 36 километрга җиткерә ала, шуннан әллә ни артмый. Ә менә кош-кортлар һәм хайваннарга кеше буйсындыра алган дөнья рекордларын «бәреп егу» бернигә тормый. 200 м арага йөгерүдә страусның тизлеге - 59,5 км/сәг, ау этенеке -...

Спортчының да була төрлесе

Иң тиз йөгерүче спортчының сәгатенә 21 км ара уза алганлыгы мәгълүм. Кыска аралыкта ул тизлеген сәгатенә 36 километрга җиткерә ала, шуннан әллә ни артмый. Ә менә кош-кортлар һәм хайваннарга кеше буйсындыра алган дөнья рекордларын «бәреп егу» бернигә тормый. 200 м арага йөгерүдә страусның тизлеге - 59,5 км/сәг, ау этенеке -...

Иң тиз йөгерүче спортчының сәгатенә 21 км ара уза алганлыгы мәгълүм. Кыска аралыкта ул тизлеген сәгатенә 36 километрга җиткерә ала, шуннан әллә ни артмый. Ә менә кош-кортлар һәм хайваннарга кеше буйсындыра алган дөнья рекордларын «бәреп егу» бернигә тормый. 200 м арага йөгерүдә страусның тизлеге - 59,5 км/сәг, ау этенеке - 64,3 км/сәг, чабыш атының - 77,8 км/сәг, зур җирән көнгерәнең һәм Калифорния куянының 72,4 км/сәг җитә. Арыслан бер сәгать эчендә - 65 километр, жираф - 45-50, кыргый ишәк - 50-55, зебра 65 километрга кадәр юл үтәргә сәләтле. Антилопа да стартка чыкса, теләсә кайсы йөгерешченең «борынына чиртә» ала. Аның тизлеге сәгатенә 90 км га җитә. Шулай да хайваннар арасында җиңел атлетика чемпионаты уздырылса, ул чемпион була алмас иде. Бу ярышта тагын да җитезрәк - 120 км/сәг тизлек белән йөгерүче гепардның җиңәчәге бәхәссез.
Ә менә биеклеккә һәм озынлыкка сикерүдә гади чикерткәгә тиңнәр юк. Аңа танылган җиңел атлетика осталары да көнләшеп карар иде. Әлеге бөҗәк үз гәүдәсе озынлыгыннан 10 тапкыр артыграк булган биеклеккә, гәүдә озынлыгыннан 20 тапкыр артыграк булган озынлыкка сикерергә сәләтле. Әгәр кеше шундый сәләткә ия булсамы, аңа өч катлы йорт аша сикереп чыгу берни тормас иде. Ул өчле сикерү белән футбол кырының бер башыннан икенче башына да барып җитәр иде.
Кеше үзе спортчы хайваннарның сәләтен махсус ярышлар оештырып тамаша кылудан тәм таба. Испаниянең Урунэлла шәһәрчегендә йорт куяннары арасында йөгерү буенча беренче дөнья чемпионаты узуы мәгълүм. Старт алдыннан «дүрт аяклы» спортчыларга допинг-контроль узарга да туры килгән хәтта. Ә менә Американың Флорида штатындагы Форт-Лодердейл шәһәре стадионында ел саен бегемотлар узышы оештыру матур традициягә әйләнгән. Күпләр авыр хәрәкәтле дип уйлаган бегемотлар стадионны чабышкы атлар кебек җилдереп кенә үтә. Зур гәүдәле бегемотны җитез булырга тормыш мәҗбүр итә. Табигатьтә аңа яшәү өчен һәрдаим көрәш алып барырга туры килә бит. Урман патшасы дип йөртелгән арыслан да бегемотның суга тибеп атуыннан куркып, аңа ташланырга җөрьәт итми икән.
Һиндстанда исә филләргә утырып футбол уйнау, ягъни «слонобол» гадәте бар. Джайпур каласы стадионында оештырылган беренче матч 40 мең тамашачы җыйган булган. Кырда алты фил зур азарт белән диаметры 1 метрлап булган тупны тәгәрәткән. Бу барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килгән, тик матчта хезмәт күрсәткән арбитр гына канәгать калмаган. Аның матч дәвамында сыбызгы белән кисәтү ясавына бер генә уенчы да игътибар итмәгән.
Фил димәктән, авырлыгы 4 тоннага җиткән бу хайванны Җир йөзендә иң көчле хайван дип уйлаучылар ялгыша. Ул, шулкадәр зур авырлыкта булуына карамастан, 200 килограммлы агач кәүсәсен көч-хәл белән генә күтәрә. Ә менә 3 граммлы коңгызлар 2 килограммга кадәрге авырлыктагы предметларны күчерергә сәләтле.
Шулай да көчлелектә кырмыскаларга тиңнәр юк әле. Гарвард университеты энтомологы Марк Моффет Азия кырмыскаларын күзәткәннән соң, аларның 100әр бөҗәктән торган төркемнәргә тупланып, үз авырлыгыннан 5 мең тапкырга авыррак предметны күтәреп барырга сәләтле булуын ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading