16+

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты: программа, медальләр, бәяләр

24 июльдән 16 августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Бүген әлеге чемпионат кысаларында узачак ярышлар белән таныштырабыз. Чемпионатта дөньяның 181 иленнән 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 200ләп ил вәкиле катнашуы көтелә. Телеаудитория Җир шарында яшәүче халыкның яртысыннан артыгын - 4,5 миллиард тирәсе кешене тәшкил итәчәк....

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты: программа, медальләр, бәяләр

24 июльдән 16 августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Бүген әлеге чемпионат кысаларында узачак ярышлар белән таныштырабыз. Чемпионатта дөньяның 181 иленнән 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 200ләп ил вәкиле катнашуы көтелә. Телеаудитория Җир шарында яшәүче халыкның яртысыннан артыгын - 4,5 миллиард тирәсе кешене тәшкил итәчәк....

24 июльдән 16 августка кадәр Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак. Бүген әлеге чемпионат кысаларында узачак ярышлар белән таныштырабыз.
Чемпионатта дөньяның 181 иленнән 2,4 мең спортчы, 1800 рәсми зат, 200ләп ил вәкиле катнашуы көтелә. Телеаудитория Җир шарында яшәүче халыкның яртысыннан артыгын - 4,5 миллиард тирәсе кешене тәшкил итәчәк. Ярышларда 75 медаль комплекты уйнатылачак, бу - Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатлары тарихында рекордлы сан.
Суга сикерү
Суга сикерүләр трамплиннан (1 һәм 3 метр) һәм каланчадан (5 м, 7,5 м, 10 м) башкарыла. Сикергән чакта спортчылар акробатик күнегүләр (әйләнешләр, борылышлар) башкаралар. Ярышлар сикерешләр сериясеннән тора.
Башлана: 24 июльдә
Билет бәяләре: 100 сумнан, финал ярыш­лары 600 сумнан башлап
Кайда уза: Су спорт төрләре сараенда
Медаль комплектлары саны: 13
Йөзү
Йөзү - бассейнда 50 метрдан 1500 метрга кадәрге ярыш дистанциясен билгеле бер стиль белән йөзеп узудан торган спорт төре. Иртәнге программага беренчел ярышлар керә, кичке программага - ярымфиналлар һәм финаллар. Башлана: 2 августта
Билет бәяләре: 150 сумнан башлап
Кайда уза: «Казан-Арена» стадионында
Медаль комплектлары саны: 42
Синхрон йөзү
Суда музыка астында төрле фигуралар ясау белән бәйле спорт төре. Җиңел булып күренүенә карамастан, ул бик таләпчән - спортчылардан зур физик көч таләп ителү өстенә, алар әле түземле, сыгылмалы, нәфис булырга һәм тын алу белән оста идарә итә белергә тиешләр.
Соло, дуэтлар, төркемнәр һәм микст төркемнәр техник һәм ирекле программаларда ярышалар. Беренчесендә спортчы кызлар билгеләнгән тәртиптә мәгълүм элементларны башкаралар. Ирекле программада музыкаль яисә хореографик композицияләргә бернинди чикләүләр юк. Берләштерелгән ирекле программа соло, дуэтлар, трио һәм төркемнәрдән комбинацияләр башкара торган күп дигәндә ун кызны күздә тота.
Башлана: 25 июльдә
Билет бәяләре: 200 сумнан башлап
Кайда уза: «Казан-Арена» стадионында
Медаль комплектлары саны: 9
Су полосы
Суда туп белән уйнала торган команда уены. Турыпочмаклы су мәйданында җидешәр кешедән торган ике команда уйный (1 капкачы һәм 6 уенчы). Уен сигезәр минутлык дүрт өлештән тора.
Башлана: 26 июльдә
Билет бәясе: 50 сумнан башлана
Кайда уза: Су спорт төрләре сарае янәшәсендәге ясалма бассейнда
Медаль комплектлары саны: 2
Ачык суда йөзү
5 чакрым дистанциягә командалар арасында һәм ир-атлар белән хатын-кызлар арасында аерым 5, 10, 25әр чакрым дистанцияләргә уздырыла.
Башлана: 25 июльдә
Билет бәясе: 800 сумнан башлап
Кайда уза: Казансу елгасында
Медаль комплектлары саны: 7
Хай-дайвинг
Суга экстремаль биеклекләрдән сикерү. Спортчылар сикерүләр өчен махсус мәйданчыклар куелган каланчадан сикерә. Спорт дисциплинасы буларак хай-дайвинг беренче тапкыр 2013 елда Барселонада узган дөнья чемпионаты программасына кертелгән. Ир-егетләр - 27 м, хатын-кызлар 20 м биеклектән сикерә.
Башлана: 3 августта
Билет бәясе: 3 мең сумнан башлап
Кайда уза: Казансу елгасында
Медаль комплектлары саны: 2
Ачылу-ябылу тантаналары
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары «Татнефть-Арена» боз сараенда үтәчәк. 26 июльдән 2 августка кадәр «Пилигрим» шоу-­тамашасы «Татнефть-Арена»да сигез тапкыр кабатлап күрсәтеләчәк. Беренче көннән аермалы буларак, калган көннәрдә уздырылучы шоуда рәсми чыгышлар булмаячак. Ачылу һәм ябылу тантаналарының сценарий авторы - Россиянең халык артисты Игорь Крутой. Телетрансляциясе 200 илдә алып барылачак. Тамашаның дәвамлылыгы - 2 сәгать 30 минут. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 500 сумнан башлана. Иң кыйм­мәтлеләре: тантанага - 5 мең, шоуга 3 мең сум булачак.
PS. Соңгы мәгълүматларга караганда, дөнья чемпионатына 100 меңнән артык билет сатылган.
- Җәмгысы билетлар саны 400 меңнән артык. 16 майга 100 меңнән артыгы сатылды. Элек ярышларның төренә карап, сайланып кына алсалар, хәзер бөтен төр ярыш белән дә кызыксыналар. Хай-дайвингка исә билетлар бетеп бара диярлек, - диделәр безгә Спорт проектлары башкарма дирекциясенең матбугат үзәгендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading