16+

Стадионда бассейннар төзелә

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Узган атнада Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров журналистларга чемпионат узачак төп урыннарның берсе - «Казан-Арена» стадионында бассейннар төзелешен күрсәтте. Бу көннәрдә стадионда зур эш алып барыла. Инде күнегүләр (тренировка) уздыру өчен әзерләнгән бассейнның каркасы төзелгән. Хәзер...

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Узган атнада Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров журналистларга чемпионат узачак төп урыннарның берсе - «Казан-Арена» стадионында бассейннар төзелешен күрсәтте.
Бу көннәрдә стадионда зур эш алып барыла. Инде күнегүләр (тренировка) уздыру өчен әзерләнгән бассейнның каркасы төзелгән. Хәзер икенче - зуррак бассейн­ны эшлиләр. Анда йөзү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар үтәчәк.
- Киңлеге 50 метрлы бассейнның тирәнлеге 3 метрга кадәр җитә. Шуңа да аны эшләү өчен күбрәк вакыт кирәк, - дип шәрехләде моны Азат Кадыйров.
Бассейнны Италиядән шуның өчен махсус килгән белгечләр ясый. Аның тирәсендә вакытлыча трибуналар да урнаштырачаклар.
«Казан-Арена»дагы бөтен эшләр 1 июльгә тәмамланырга тиеш. Тагын ун көннән аңа җылы су тутырачаклар. Ә 17 июльдә биредә инде беренче күнегүләр башлана.
«Казан-Арена»ның түбәсе моңа кадәр ачык булса, чемпионатка ул капланачак. Бассейнны һәм тамашачылар утыра торган урыннарны каплый торган 6,5 квадрат метрлы вакытлыча корылма сузылыр дип уйланылган. Ул үзебездә төзелә. Азат Кадыйров әйтүенчә, стадион Казанны, республиканы танытырлык итеп бизәләчәк тә.
Исегезгә төшерәбез, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатының төп ярышлары вакытында «Казан-Арена» парковкасы мәйданында ФИФА паркы урнашачак. Су спорты төрләре сараенда - суга сикерү буенча, аның ачык территориясендә - су полосы ярышлары, ә Казансу елгасында ачык суда йөзү һәм хайдайвинг ярыш­лары үткәрү планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading