16+

Станислав ЕРЕМИН: «Тамашачыны трибуналарга матур уен белән генә кайтарып була»

Моннан берничә еллар элек кенә Казан тамашачысы арасында баскетбол бик популяр иде. Ул вакытларда УНИКСның «Баскет-холл»дагы матчлары зур аншлаг белән узды. Бүген исә зал тутырып килгән тамашачы турында хыялланырга гына кала. Тамашачыда баскетболга мәхәббәт сүрелгәнме, әллә сәбәпләр тирәндәрәкме? УНИКСның элекке баш тренеры, бүген Казан баскетбол клубының вице-президенты вазифасында булган Станислав...

Моннан берничә еллар элек кенә Казан тамашачысы арасында баскетбол бик популяр иде. Ул вакытларда УНИКСның «Баскет-холл»дагы матчлары зур аншлаг белән узды. Бүген исә зал тутырып килгән тамашачы турында хыялланырга гына кала. Тамашачыда баскетболга мәхәббәт сүрелгәнме, әллә сәбәпләр тирәндәрәкме? УНИКСның элекке баш тренеры, бүген Казан баскетбол клубының вице-президенты вазифасында булган Станислав Еремин фикеренчә, тамашалар сайлау мөмкинлеге зур булган казанлыларда баскетболга мәхәббәтне бары лаеклы уен күрсәтеп кенә уятып була.
Мин Казанда эшләгәндә баскетбол башлангыч адымнарын гына атлый иде, команда тиешле югарылыкка күтәрелә алды. Үз мәйданыңда данлыклы ЦСКА клубын 30 очко аерма белән от әле - бу бит зур вакыйга иде. Ул вакытта баскетбол матчларын Казан тамашачысы әле моңарчы күрелмәгән яңа тамаша буларак кабул итә, кызыксына иде. Халык трибуналар тутырып килгәндә, зал да матуррак, уйнавы да күңеллерәк. Бүген тамашачыны баскетбол белән кызыксындыру өчен, командага шул вакытлардагы кебек истә калырлык уеннар күрсәтү кирәк. Казанда профессиональ спорт командалары бик күп. Тамашачыны футболдан, хоккейдан аерып алу гаять кыен. Моңа чирәмдәге хоккейны, волейболны да өстәргә кирәк. Шул шартларда баскетболга тамашачыны бары матур, лаеклы уен белән генә җәлеп итеп була. Без спорт сөючеләр күңелендә үз урыныбызны алырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading