16+

Су асты спорты – Казанда

Универсиададан соң Казан тын алырга да өлгермәячәк - борын төбендә шулай ук зур масштаблы икенче вакыйга тора. 3-13 августта республикабыз башкаласында II CMAS Бөтендөнья Уеннары үтәчәк. Су асты спорты буенча алты дөнья чемпионатын берләштерүче чараны Россия беренче тапкыр үзендә кабул итә.

Су асты спорты – Казанда

Универсиададан соң Казан тын алырга да өлгермәячәк - борын төбендә шулай ук зур масштаблы икенче вакыйга тора. 3-13 августта республикабыз башкаласында II CMAS Бөтендөнья Уеннары үтәчәк. Су асты спорты буенча алты дөнья чемпионатын берләштерүче чараны Россия беренче тапкыр үзендә кабул итә.

Бөтендөнья су асты эшчәнлеге конфедерациясе (CMAS) 1959 елда ук оешкан булса да, Уеннар уздыру турында карар 2007 елда гына чыгарылган. Аңарчы аерым дисциплиналар буенча дөнья чемпионатлары төрле вакытта һәм төрле илләрдә уздырылып килгән. Беренче булып эстафетаны Италиянең Бари шәһәре кабул итә. Һәм менә чират Казанга да җиткән. «Ни өчен бәхет Татарстанга елмайды дигәндә, 2007 елда Халыкара Олимпия Комитеты тарафыннан аерым су асты дисциплиналары спорт төре буларак танылгач, безнең спортчылар бик көчле старт алды. Беренче халыкара ярышларда ук медальләргә һәм кубокка лаек булдык. Озак вакыт Россия җыелма командасының 80 процентын Татарстан спортчылары тәшкил итте. Бүген дә безнекеләр әйдәп баручылардан санала. Бер карасаң, республикабыз зур сулар белән чиктәш тә түгел. Хыял алга әйди, диюләре шулдыр, мөгаен», - дип уңышның серен чиште ТР су спорты федерациясе Президенты Дмитрий Шиллер.
Әйдәп баручы булсалар да, II CMAS Бөтендөнья Уеннарында Татарстан спортчылары күренмәс, ахры. Моны команданы тулысынча яңарту, шул сәбәпле республика спортчыларының тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп бетмәве белән аңлаттылар. Димәк, Россия җыелмасы өчен җан атачакбыз инде. Ә тулаем алганда Уеннарда 40 илдән 1500гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading