Шәһри Казан

Сәясәтчеләр Олимпия уеннарында финанс принцибы белән генә исәпләшә

Инде хәбәр итүебезчә, Германия Президенты Йоахим Гаук Сочи Олимпиадасына килмәячәген игълан итте. Россия җитәкчелеге алман лидерының сәфәрдән баш тартуы турында рәсми хат алган инде. Йоахим Гаук Олимпиадага бойкотын Россиядә кеше хокукларының бозылуы белән бәйләп аңлата. Президент кәнәфиенә 2012 елда утырган Гаук элегрәк тә Россиядә кеше һәм бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларының...

Артык гаҗәпләнәсе юк, моңа кадәр дә Сочидагы Олимпия уеннарына бойкот белдерергә чакыручылар булгалады. Мәсәлән, Америка сенаторы Линдси Грэм, Үзәк разведка идарәсенең элекке хезмәткәре Эдвард Сноуден Россиядә сыену урыны тапкач, АКШны Сочи Олимпиадасына барудан баш тартырга чакырган иде. Британиянең танылган язучысы һәм актеры Стивен Фрай исә, Россиядә гей-пропаганданы тыюга канәгатьсезлек йөзеннән, Халыкара Олимпия комитеты әгъзалары белән Бөекбритания премьер-министры Дэвид Кэмеронны Сочига бармаска өндәде. Мондый өндәүләргә карамастан, АКШ Президенты Барак Обама да, аның сәяси оппоненты сенатор Джон Маккейн да бойкотка каршы чыкты. Германия канцлеры Ангела Меркельның да Сочига каршы өндәүләр белән килешмәве мәгълүм.
Олимпия уеннарының ачылыш-ябылыш тантаналарында теге яки бу ил башлыкларының катнашуы һәрвакыт уеннарның абруен арттыручы фактор санала. Шулай да, тарих раславынча, аларның килмәве спорт уеннарының рухына берничек тә йогынты ясамый. Ә менә шул илләрнең спорт командалары Олимпиадага килмәсә, ул вакытта хәл катлаулана.
Олимпия уеннары борын заманнардан халыклар дуслыгын символлаштырып, дөньяның төрле илләрендә яшәүчеләрне спортка мәхәббәт аша берләштереп килгән. Уеннар барган чорда үзара каршылыкларны, сугышларны туктатып тору борынгы греклар заманыннан ук килә. ХIХ гасыр азагында Пьер де Кубертен тарафыннан эшләнгән заманча олимпия хәрәкәтенең нигез принципларының берсе - сәясәтне олимпизмнан катгый һәм принципиаль рәвештә аеру. Бу таләп Олимпия хартиясендә дә ачык чагыла. Әмма ХХ-XXI гасырларда, ни кызганыч, әлеге принциплар бозыла бара. Хәзер Олимпиадаларны сәяси җәнҗаллардан башка күзаллап та булмый башлады. Теге яки бу ил сәясәтчеләренең Олимпиадаларга бойкот белдерүе, сәяси демаршлар дисеңме - барысы да бар. Хәтта 2008 елның августында, Пекин Олимпиадасы башлану көненә туры китереп, Грузия Көньяк Осетия башкаласын утка тотарга да тайчанмады. Грузиянең ул вакыттагы лидерлары шул юл белән илдәге проблемаларга, Россия белән мөнәсәбәтләренә дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итәргә уйлады.
Дөнья атлетларын берьюлы бер җиргә җыеп, күпсанлы спорт төрләре буенча дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган мондый ярышларга бойкот белдерү, сәяси демаршлар бигрәк тә XX гасырда активлашып китә. Җәйге һәм кышкы Олимпиадалар тарихында алар белән бәйле шактый хроника саклана. Мондый каршылыклар җиле 1936 елгы Берлин Олимпиадасыннан башлана. Төрле илләрнең яһүд милләтеннән булган спортчылары ул вакытта уеннарга килмәскә карар кыла. Алар шул юл белән 1935 елда Өченче рейх тарафыннан Алмания яһүдләрен дискриминацияләүгә юнәлдерелгән законнар кабул ителүгә протест белдерә. Дөрес, бу аерым шәхесләр тарафыннан ясалган бойкот була.
Дәүләт дәрәҗәсендәге беренче бойкот 1956 елгы Мельбурн Олимпиадасына карый. Сүәеш каналындагы кризиска бәйле рәвештә, Мисыр, Гыйрак һәм Ливан спортчыларын Олимпиадага җибәрүдән баш тарта. Совет гаскәрләре тарафыннан Венгриядәге восстание бастырылуга каршылык йөзеннән, Нидерланд, Испания һәм Швейцария дә Мельбурн Олимпиадасында катнашудан баш тарта.
1976 елда Монреальдәге уеннар Африка илләре бойкоты белән тарихка кереп калды. Халыкара Олимпия комитетының Яңа Зеландия командасын катнаштыруына каршылык белдергән Гыйрак һәм Африканың өч дистәгә якын иле Монреаль уеннарына спортчыларын җибәрмәскә карар кыла. Ә 1980 елгы Мәскәү Олимпиадасы АКШ командасының катнашмавы белән тарихка кереп калды. 1980 ел башында ук АКШның ул вакыттагы Президенты Джимми Картер, СССР Әфганстанда агрессив хәрәкәтләрен дәвам иткәндә, ил спортчыларының Мәскәүгә бармаячагын хәбәр итә. Тик АКШның бойкотка Советлар иле әфган җиренә гаскәрләр керткәнче үк әзер булганлыгы мәгълүм. Аңа кадәр үк Америка союзнигы булган Израиль премьеры Менахим Бегин Мәскәү Олимпиадасына бармаска чакырган була. Бу бойкотка, АКШ белән Израильдән тыш, Кытай белән Согуд Гарәбстаны да кушыла.
Кунак ашы кара-каршы була, дип, тагын 4 елдан Американың Лос-Анджелес каласы кабул иткән Олимпиадага СССР үз командасын җибәрми. Бу инициативага теләктәшлек йөзеннән, моңа Болгария, ГДР, Вьетнам, Монголия, Лаос, Чехословкия, Әфганстан, Көньяк Йәмән, Куба да кушыла. 1988 елгы Сеул Олимпиадасына социалистик лагерь илләре килмәү куркынычы зур булса да, ахырда барысы да җайлана. Шулай да әлеге уеннарга бойкот белдерүчеләр табыла. Алар - Көньяк Корея белән тыныша алмаган Төньяк Корея, Куба, Эфиопия һәм Никарагуа. Ә менә 1992 елгы Барселона Олимпиадасына сәясәтчеләр уеннарда катнашырга әзер булган Сербия һәм Черногория командасын кертмиләр. Югославия таркалгач барлыкка килгән бу кечкенә илгә халыкара санкцияләр каралган була. 2004нең җәендә тарихи ватаны - Афинада узган XXVIII Олимпиада Иран дзюдоисты Араш Миресмаэли демаршы белән истә калды. Команданың лидеры, төркем этабын уңышлы узуына карамастан, алга таба Олимпия медале өчен көрәштән баш тарта. Миресмаэли киләсе этапта үзенең Израиль спортчысы белән көрәшәчәген белгәннән соң бара бу адымга. Шул рәвешле, Палестинага теләктәшлек белдергән спортчы дисквалификацияләнә, аның каравы, ул туган илендә милли каһарманга әйләнә.
Тагын дүрт елдан Пекинда узган XXIX җәйге уеннар да каршылыксыз гына булмады. Уеннар башланган көнне Грузия ясаган «сюрприз»дан башка да баш авыртулары җитәрлек иде. Олимпия уты эстафетасы, каршылык хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, шактый маҗараларга юлыкты. Кытайның Тибеттагы катгый сәясәте белән килешмәгән дәрәҗәле хокук саклау оешмалары, АКШ һәм Европа илләре җитәкчеләренең булышлыгы белән, Пекин Олимпиадасына бойкот кампаниясен җәелдерде ул чакта.
Канәгатьсезлек белдергән илләр җитәкчеләренең кайберләре уеннар ачылышына килмәсә дә, ахырда барыбер спортчыларын катнаштырырга кирәк дип тапты. Олимпиадаларда сәясәтчеләр спорт принцибын санларга теләмәсә дә, финанс принцибы белән исәпләшергә мәҗбүр. Чөнки ил җыелма командаларының Олимпиадага иганәчеләр белән төзегән контрактлары суммасы шул кадәр югары ки, аннан үз ихтыяры белән беркемнең дә баш тартасы килми.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: