16+

Тагын җиңеп булмады

Өченче көн «Рубин» стадионында узган Россия чемпионатының 34 нче туры кысаларында Мәскәү «Локомотив»ы белән очрашуда Казанның «Рубин» командасы җанатарларын сөендерә алмады. Матч ике яклы коры исәп белән, ягъни 0:0 гә тәмамланды. Дөрес, казанлылардан төп составның өч сакчысы булмавын исәпкә алсаң, «Локомотив»тан керттермәү үзе үк уңыш. Ә менә гол кертә алмау...

Өченче көн «Рубин» стадионында узган Россия чемпионатының 34 нче туры кысаларында Мәскәү «Локомотив»ы белән очрашуда Казанның «Рубин» командасы җанатарларын сөендерә алмады. Матч ике яклы коры исәп белән, ягъни 0:0 гә тәмамланды. Дөрес, казанлылардан төп составның өч сакчысы булмавын исәпкә алсаң, «Локомотив»тан керттермәү үзе үк уңыш. Ә менә гол кертә алмау «Рубин»ның һөҗүм линиясе турында уйландыра. Казанлыларның яңа өметле һөҗүмчесе Сергей Давыдовның катнашмавы да күңелгә борчу салды. Әмма команданың баш тренеры Корбан Бердыев, Сергей микротравма алган, киләсе уенга чыгар, дип белдерде. Шулай була күрсен!
Бердыев уен нәтиҗәсен гадел дип атады:
- Начар футбол кырында яхшы тактик уен күрсәтүе авыр, - ди ул.
Хәзер «Рубин», 57 очко туплап, 6 нчы урынны били. Беренче урында барган Санкт-Петербургның «Зенит» командасының 67 очкосы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading