16+

Тагын көрәш, тагын алтын!

Дзюдо буенча өч алтын медаль алган илебез спортчылары көрәшнең икенче төре буенча да балкыды. Грек-рим көрәше буенча чыгыш ясаучы спортчыбыз Роман Власов 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә батыр калды. 5 август көнне финалда ул Әрмәнстан көрәшчесе Арсен Джулфалакянны 3:0 исәбе белән бирелдерде. Лондонда барган бу олимпиадада Россия командасына дүртенче алтынны...

Дзюдо буенча өч алтын медаль алган илебез спортчылары көрәшнең икенче төре буенча да балкыды. Грек-рим көрәше буенча чыгыш ясаучы спортчыбыз Роман Власов 74 килограммга кадәр авырлык категориясендә батыр калды. 5 август көнне финалда ул Әрмәнстан көрәшчесе Арсен Джулфалакянны 3:0 исәбе белән бирелдерде. Лондонда барган бу олимпиадада Россия командасына дүртенче алтынны яулаган спортчы, финалда җиңүеннән соң: «Хәзер мин шулкадәр бәхетле! Әлегә кадәр моның булуына ышанып җитә алмыйм. Гүяки төш күрәм, бу төшемнән бер генә дә уянасым килми! Мин һаман үземнең олимпия чемпионы булуыма ышанып бетә алмыйм», - дип белдерде.
Роман бу көнне алты яшендә көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле көткән. Хәзер аңа егерме бер яшь. Җиңүләренең дә соңгысы булмас, иншалла!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading