16+

Таный башладык: таныласы гына калды

«Рубин» кабат игътибар үзәгендә. Тренерлар штабында үзгәрешләр булуы үз эшен эшләде. Башкалар артык активлык күрсәтмәгән трансфер базарында Казан клубының кайнаган мәле. Казанга килгән яңа уенчылардан гына да уенга чыгарырлык ярты состав тупларга була инде...

Таный башладык: таныласы гына калды

«Рубин» кабат игътибар үзәгендә. Тренерлар штабында үзгәрешләр булуы үз эшен эшләде. Башкалар артык активлык күрсәтмәгән трансфер базарында Казан клубының кайнаган мәле. Казанга килгән яңа уенчылардан гына да уенга чыгарырлык ярты состав тупларга була инде...

Мессины көттегез мәллә?
Моңа кадәр ЦСКА һәм Россия футбол җыелмасын җитәкләгәне булган Леонид Слуцкий, Голландия чемпионатында эшләп алса да, һич кенә үзгәрмәгән – һаман да шул ачык, аралашучан һәм шаяртырга яратуы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. «Рубин»га баш тренер итеп билгеләнгәч, ул Татарстан Президенты белән очрашты, Рөстәм Миңнехановның инстаграмына кушылды, үзенең аккаунты турында да сөйләргә җай тапты. Кызыктыра алды кебек – Миңнеханов та аның язылучылары рәтен тулыландырды.
Берничә көннән Леонид Слуцкий, «Ак Барс»ның хоккей матчын трансляцияләгән вакытта клубның телевидение­сенә килеп, өчпочмак ашау бәйгесендә катнашты. Һәм җиңде!
Бу көннәрдә Леонид Слуцкий тагын бер тапкыр шаянлыгын эшкә җигеп алды. Клуб Швейцариянең 26 яшьлек футболчысы Дарко Йевтич белән килешү төзегәч, социаль челтәрдә бер җанатар: «Монысы нинди билгесез адәм тагын?» – дип сорап куйган. Тренер исә, уенын-чынын бергә кушып, җавап биргән: «Нәрсә, Мессины көттегез мәллә?» – дигән Слуцкий.
Тамашачыга шул гына кирәк тә. Үзләре кебек социаль челтәрдә актив тренерны алкышлап, дөресрәге, «лайклап» кабул иттеләр.

Состав үзгәрә
Ә «Месси урынын алган» ярымсакчы Дарко Йевтич – «Рубин»га бу кышта килгән бишенче уенчы. Аңа кадәр команда составында шактый үзгәреш­ләр булырга өлгерде инде. «Рубин»га килгән иң беренче уенчы – 20 яшьлек һөҗүмче Иван Игнатьев. Аннан соң клуб Илья Самошников белән килешү төзеде. Мәскәү «Торпедо»сыннан күченгән 22 яшьлек футболчы сакчы һәм ярымсакчы позиция­ләрендә чыгыш ясый. Ильядан соң Казанга Түбән Камадан 21 яшьлек ярымсакчы Денис Макаров күченде. Анысы бу сезонда ФНЛда иң күп гол кертүчеләр исемлегендә 3нче баскычта. Берүзенә 11 гол керткән ул.
Чагыштыру өчен бер сан – «Рубин» футболчылары чемпионатның кышкы тәнәфескә кадәрге өлешендәге 19 уенга бөтен командасына да нәкъ менә 11 туп кына кертә алды. Ә бу – лигада иң начар күрсәткеч.
Шуңа да «Ротор»ның элеккеге тренеры Олег Веретенников та килеп кушылган «Рубин»ның тренерлар штабының составны мөмкин кадәр ныгытырга җыенуы аңлашыладыр. «Рубин» белән иң соңыннан килешү төзегән 20 яшьлек Солтмурад Бакаев («Спартак») белән алдан телгә алынган  Дарко Йевтич команданың голлар санын арттыру максатыннан алынды да кебек инде.
Китүчеләр дә бар: Егор Сорокин, Виталий Денисов һәм Видар Кьяртанссон «Рубин» белән килешүне өзде. Ярымсакчы Роман Акбашев та «Рубин»нан «Нефтехимик» командасына күченәчәк, дигән сүзләр дә йөри.

Әле көтәбез
– Леонид Слуцкий «Зенит»тан Олег Шатовны «Рубин»да күрергә тели. «Краснодар»дан Иван Игнатьевны, ФНЛның иң яхшы бомбардирларының берсе – Денис Макаровны алды инде. Җыеннарда «Локомотив» тарафыннан сызып ташланган Дмитрий Тарасов та катнаша. Әле Николай Комличенко белән дә кызыксыналар, ди. Күрерсез, Казан командасы Шаронов вакытындагыдан күпкә көчлерәк булачак, – дип белдергән танылган спорт комментаторы Геннадий Орлов.
Дөрестән дә, «Рубин»ның үз йөзе ачыла башлады кебек. Инде хәзер сизелерлек яшәргән команданың үз уенын табуын һәм танылуын гына көтәсе калды. Ә бу эшне озакка сузарга ярамый. Команданың турнир таблицасында иң азаккы урыннарда баруын чамаласак, 1 мартта җанланачак чемпионатка кадәр әзерлек өчен күп вакыт калмады. 
«Рубин»ның Төркиядә әзерлек җыеннарының беренчесе төгәлләнеп килә. Иптәшләрчә уенда Польшаның «Лехия» командасын отарга өлгердек инде (1:0). 
– Еш кына шулай була, син бер әйбер эшлисең, ә уенда бөтенләй башкача килеп чыга. Без уйлаганны эшләү – төп бурычы иде. Һәм, тулаем алганда, без моңа ирештек тә, – диде Слуцкий әлеге уеннан соң.
Леонид Слуцкий белән Казанга күченгән һәм клубның спорт директоры итеп билгеләнгән Олег Яровинский да хыял-максатлары белән уртак­лашкан.
– Максат – сыйфатлы команда булдыру. Моның өчен безнең бөтен мөмкинлекләр дә бар. Алга таба хәрәкәт итәргә телибез. Бик зур хезмәт хакы түләп, трансфер базарында зур акча сарыф итеп түгел. Команданың нәрсәгә сәләтле булуын вакыт күрсәтер. Команданы йорт төзелешен планлаштырган кебек оештырып булмый шул, – дигән Яровинский.
...Ә ул арада «Рубин» капкачысы Иван Коновалов әти булган – футболчы Төркиядә җыеннар уздырып йөргәндә,  хатыны Лилия кыз бала тапкан. Сабыйга Иоанна дип исем кушканнар. Монысы, кем әйтмеш­ли, бар булган яңалыкларны белеп торыр һәм капкачының инстаграмына кереп, «лайк» куяр өчен. «Рубин»да хәзер лайкларны яраталар. Чөнки остазлары шундый. 
Танылырга шул да җитәдер бәлки, ә дан казану өчен яхшы уен кирәк булачак. Мартка инде ерак калмады.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading