16+

Тарихка керерлек җиңү!

Казанның УНИКС командасы Европа лигасы ТОР-16ның икенче турын Афинада уздырды. Евролига дебютантына Европаның соңгы биш елдагы иң яхшы клубы белән көч сынашырга туры килде. Күптәнге чемпион «Панатинаикос» белән очрашу ярыйсы ук дулкынландыргыч булса да, уен 83:89 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды.

Матч Афинаның 18 мең кеше сыйдырышлы Олимпия спорт үзәгендә булды. Уенны чемпионнар стилендә башлаган «Панатинаикос»ның тәүге мәлдә көчсез яклары бөтенләй дә юк кебек иде. Беренче период та алар файдасына тәмамланды. Әмма аннары безнең егетләр дә берникадәр тынычландылар, ялгышлар җибәрми башладылар. Берара артык яхшы да уйный башладылар хәтта. Читтән караганда, казанлыларга таба уңыш үзе йөгереп киләдер кебек тә тоелгандыр. Туплар кәрзингә туп-туры оча, егетләр сихерләнгән кебек уйныйлар. Уен хуҗалары күпме генә тырышып карасалар да, УНИКС аларны үзе өчен куркыныч булган якынлыкка китереп җиткермәде.
Казан клубы Европаның иң яхшы командасын җиңде! Көндәшнең дәрәҗәсен исәпкә алсаң, бу җиңүне УНИКС клубы тарихындагы иң зур җиңү дип санарга кирәк. Шулай итеп, ике турдан соң УНИКС йөз процентлы нәтиҗә белән G төркемле турнир таблицасында лидерлыкка ия булды. Җиңүчеләр составындагы иң нәтиҗәле уенчы булып 21 очко җыйган Генри Домеркант исәпләнә.
«Панатинаикос» (Афина, Греция) - УНИКС (Казан, Россия) - 83:89 (22:17, 20:24, 14:22, 27:26)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading