16+

Татарстан узышчысы Америкага җыена

SuperCars классында Ралли-кросс буенча ике тапкыр Европа чемпионы, халыкара спорт мастеры Тимур Тимерҗанов көчен Америка трассасында сынап карамакчы. Кичә матбугат конференциясендә спортчы октябрь ахырында Global Rallycross Championshipның соңгы этабында катнашу өчен АКШка җыенуын хәбәр итте.

Якташыбыз Америка этабында тәүге тапкыр чыгыш ясый. Атаклы автоузышчы Маркус Гронхольм бу этапта катнашудан баш тартканнан соң, Ford һәм Best Buy компаниясе Татарстан автопилотын чакырган. Хәзер якташыбыз алдында үз көчен башка автомобильдә һәм башка класста сынау бурычы тора.
Америка трассасы Европаныкыннан аерыла - ул трамплин кебек өстәмә элементлар белән катлауландырылган. Әлеге трассаларда имгәнү очраклары сирәк күренеш түгел. Шул ук М.Гронхольм да узыш вакытында имгәнгән булган. Гаиләсе аның карьерасын дәвам итүенә каршы булганлыктан, аңа спорттан китәргә туры килгән.
Т.Тимерҗановның әйтүенчә, IMG компаниясе Европа чемпионатын киңәйтергә җыена. Үз вакытында әлеге компания спидвейны дөньякүләм дәрәҗәгә җиткергән, хәзер шуны ук ралли-кросс белән эшләп карамакчылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading