16+

Татарстанның да өлеше бар

Сочи Россия паралимпиячеләре өчен дә бик уңдырышлы булып чыкты. Уеннар тәмамланырга әле тагын берничә көн вакыт бар, ә безнең спортчылар Турин, Ванкувер уеннарындагы күрсәткечләрен узып киттеләр инде. Бу юлы безнекеләрнең сафлары да ишле. Ванкуверда Россияне 30 спортчы тәкъдим иткән булса, Сочида - 83. Моннан 8 ел элек Туриндагы Паралимпия уеннарында...

Сочи Россия паралимпиячеләре өчен дә бик уңдырышлы булып чыкты. Уеннар тәмамланырга әле тагын берничә көн вакыт бар, ә безнең спортчылар Турин, Ванкувер уеннарындагы күрсәткечләрен узып киттеләр инде. Бу юлы безнекеләрнең сафлары да ишле. Ванкуверда Россияне 30 спортчы тәкъдим иткән булса, Сочида - 83.
Моннан 8 ел элек Туриндагы Паралимпия уеннарында россиялеләр - 33 медаль яулап, дүрт елдан соң Ванкувер уеннарын 38 медаль белән тәмамлаган иде. Сочида яуланган медальләрнең гомуми саны инде хәзер үк 40тан артты. Уеннар тәмамланганчы ук Россия паралимпиячеләре алтын, көмеш, бронза медальләр буенча да үз рекордларын яңартты дип авыз тутырып әйтә алабыз. 16 алтын медальнең берсен чаңгыда 20 км дистанциягә узышта Саба егете Рушан Миңнегуловның яулавы аеруча сөендерде. Көмешнең дә берсе - 21 яшьлек якташыбызда. Рушанның медальләр коллекциясен тагын тулыландыру мөмкинлеге бар әле. 16 мартта аны 10 км арага старт көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading