16+

Теннис уйнарга өйрәтәләр

12 июнь көнне Казанның Теннис академиясендә яңа уникаль проект старт алды - мәктәп укучыларын теннис уйнарга өйрәтә башладылар. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр бара, бер сәгать уйнау - 100 сум, ә инструктор белән берьюлы берничә кеше шөгыльләнсә - 150 сум. Ракетка һәм туплардан файдалану бушка. Һәрбер мәктәп укучысы, үзенең...

12 июнь көнне Казанның Теннис академиясендә яңа уникаль проект старт алды - мәктәп укучыларын теннис уйнарга өйрәтә башладылар. Ул иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр бара, бер сәгать уйнау - 100 сум, ә инструктор белән берьюлы берничә кеше шөгыльләнсә - 150 сум. Ракетка һәм туплардан файдалану бушка.
Һәрбер мәктәп укучысы, үзенең ата-анасы, дуслары белән бирегә килеп, җәйге каникуллар тәмамланып мәктәптә укулар башланганчы, төгәлрәк әйткәндә, 25 августка чаклы Теннис академиясенең мәйданчыкларында (ачык кортлар) әлеге спорт төре белән шөгыльләнә ала.
Проектның җитәкчесе Сайлун Шакировның сүзләренә караганда, Казан Теннис академиясенең урта гомуми белем бирү йортлары һәм мәктәпкәчә булган башка төр белем-тәрбия бирү учаклары белән хезмәттәшлек итүе узган елдан бирле килә.
Проект кысаларында, яшь буынны теннис белән шөгыльләнүгә кызыксындыру максатыннан чыгып, балалар үзләре кулларына ракеткалар алып тупка бәреп караячаклар. Теннис академиясенең инструкторлары аларга төрле мастер-класслар да күрсәтәчәк. Яшь талантларны барлау, булганнарын үстерү өчен биредә барлык шартлар да тудырылган.
Ә кемнәр җәй айларында теннис белән чын-чынлап шөгыльләнергә тели, алар өчен «Лето приключений в TENNISLAND» дип аталган укыту программасы эшли башлаячак. Беренче ике атналык смена үзенең эшчәнлеген 18 июньдә башлап җибәрәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading