Шәһри Казан

Тигез түгел кырда тигез исәп!

7 апрель көнне Россия премьер-лигасының 38 нче туры кысаларында Казан «Рубин»ы Мәскәүдә җирле «Динамо» белән очрашты. Матч башында «Динамо» фанатлары тарафыннан төтен белән күмелгән стадионда уйныйсы җиңел булмагандыр. «Арена-Химки» стадионы да яхшы хәлдә түгел. Мәскәү Казан кебек ике генә стадионлы шәһәрмени?! Кыр начар булу сәбәпле, футболчыларга бу газонда шактый гына...

Казан уенчылары, бернигә дә карамастан, беренче минутлардан ук һөҗүмгә күчте. Әмма 2 нче минутта ук Алан Касаев типкән тупны мәскәүлеләр капкачысы Антон Шунин тотып өлгерде. 3 нче минутта «Динамо» капкачысы белән бергә-бер чыккан Нельсон Вальдес исә тупны капкага кертә алмады.
Син кертмәсәң, сиңа кертәләр шул. Бу аксиома «Рубин» - «Динамо» матчында да тагын бер кат расланды. Казан командасы сакчылары җибәргән ялгышны боснияле Звездан Мисимович кичермәде. Ул, матчның 10 нчы минутында Сергей Рыжиков белән бергә-бер чыгып, гол кертте. Бу ялгыштан соң, Казан командасы янә һөҗүмгә күчте, әмма нәтиҗәсе озаграк көттерде. 67 нче минутта Бибрас Натхоның штраф тибүе, Нельсон Вальдесның башына тиеп, капкага кереп китте. Калган вакытта командалар күпме генә тырышсалар да, гол кертү насыйп булмады. Шулай итеп, уен тигез исәпкә тәмамланды.
Казан «Рубин»ы, 38 уеннан соң 62 очко туплап, турнир таблицасында 6 нчы урында баруын дәвам итә. Киләсе матч Казанның «Үзәк» стадионында 11 апрельдә булачак. «Рубин» Россия кубогының ярымфиналында «Ростов» ФК белән очрашачак.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: