16+

Әтисенең кызы түгел, кызының әтисе!

Россия тамашачысына «Универ» сериалы аша танылган яшь актриса Мария Кожевникованы күпләребез «красавица, спортсменка, активистка» буларак белә. Яшь кенә булуына карамастан, бүген ул РФ Дәүләт Думасы депутаты статусын йөртә. Легендар хоккейчы Александр Кожевников гаиләсендә туган кыз кечкенәдән тизрәк үсеп җитеп танылу алу турында хыялланган. Димәк, кызның олы хыяллары чынга ашкан булып...

Танылган спортчы баласы булуны ул җиңел язмыш түгел дип исәпли. «Әйе. Күп вакытын матчларга багышлаган әтине болай да бик сирәк күрә идем. Миңа 12 яшь булгач, алар әни белән аерылышты. Бу вакытларны бик авыр кичердем. Әмма актриса булып китүем белән үземне күпмедер дәрәҗәдә әтигә бурычлы дип саныйм. Үз-үземне күрсәтәсем, нәрсәгәдер ирешергә сәләтле булуымны раслыйсым килде. Бер яктан, танылган кеше кызы булу горурлык. Тик моның үз кыенлыклары да бар иде. Матчлар карарга баргач, барысы да мине бу Александр Кожевниковның кызы дип таныштыралар иде. Шушы сүзләр мин-минлегемә тия, ярсыта иде. Кайчан гына үсеп җитәрмен дә әтине бу Мария Кожевникованың әтисе дип таныштырырлар икән дип хыяллана идем. Ниһаять, бу көн җитте. Әле күптән түгел генә әтидән минем автографны сораганнар, шул хакта шалтыратып «чеметеп» алды. Шаяртып, билгеле. Ул минем белән бик горурлана!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading