16+

Третьякка өмет зурдан иде

Россия җыелма командасы Австриянең Инсбрук шәһәрендә узучы I Кышкы яшүсмерләр олимпиадасында беренче медальне алуга иреште. Аны биатлон спринтында Ульяна Кайшева китерде.

Третьякка өмет зурдан иде

Россия җыелма командасы Австриянең Инсбрук шәһәрендә узучы I Кышкы яшүсмерләр олимпиадасында беренче медальне алуга иреште. Аны биатлон спринтында Ульяна Кайшева китерде.

Гомумкоманда исәбендә Россия командасы Голландия һәм Андорра җыелма командалары белән 19 нчы урынны бүлешә. Беренчелек немецларда (2-1-1), икенче булып кытайлар бара (2-1-0). Өченче урында исә японнар (2-0-4).
Чаңгы ярышында Татарстан спортчысы Роман Терехин 14 нче булып килде. Составында Казанның «Ак Барс» клубында тәрбияләнүче 5 уенчы булган Россиянең хоккей буенча җыелма командасы (16 яшькә чаклы) исә Финляндия командасына 3:4 исәбе белән оттырды. Старт матчында канадалыларны 4:3 исәбе белән отканнан соң бу күңелсез күренеш, билгеле. Россиянең данлыклы голкиперы Вячеслав Третьякның оныгы Максим да россиялеләр капкасын җиңелү китергән алкадан саклап кала алмады. Ике матчтан соң россиялеләр турнир таблицасында өченче урынны билиләр. Бүген алар Австрия командасы белән уйнарга тиешләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading