16+

Туп бер капкага да кермәде

«Рубин», Россия премьер-лигасы кысаларында, Мәскәүгә барып, башкаланың «Спартак» командасы белән очрашты. Уен барышында «Рубин» командасы уенчылары күпчелекне тәшкил итсә дә, ул 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Туп бер капкага да кермәде

«Рубин», Россия премьер-лигасы кысаларында, Мәскәүгә барып, башкаланың «Спартак» командасы белән очрашты. Уен барышында «Рубин» командасы уенчылары күпчелекне тәшкил итсә дә, ул 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Очрашуның 12 нче минутында ук шактый бәхәсле эпизод булып алды. Карадениз, штраф мәйданчыгына сул яктан кереп, тупны уртага типте. Элекке казанлы Бокетти, туп тапшыруга комачаулап, газонга егылды һәм туп аның кулына тиде. Әмма очрашуның баш арбитры пенальти билгеләмәде. Карадениз, өч минуттан соң ук тупны эләктереп, Песьяковның капкасы ягына чапты, Макеев аңа азаккача комачауласа да, ул «Спартак» капкасы ягына тибеп өлгерде, ләкин туп кермәде. Ә 22 нче минутта, киресенчә, «Спартак» командасы казанлылар капкасы янында куркыныч тудырды. Глушаковның бар көченә штраф сызыгыннан уң яктагы аскы почмакка типкән тубын Рыжиков, капка баганасына борып, команданы коткарды.
Матчның икенче өлеше ике сары карточка белән башланды. Аны «Рубин» уенчыларыннан Караденизга һәм Родонга күрсәттеләр. Ә матчның 80 нче минутында, Боккетти авыр травма алу сәбәпле, бөтен алыштыруларны файдаланып бетергәнгә, «Спартак» азчылыкта уйнады. Икенче таймда да киеренке мизгелләр күп булуына карамастан, туп бер капкага да кермәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading