«Төзекләндерелгән юллар биш елга түзәргә тиеш»
6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанда 29 юлга реконструкция, ә 57 урам юлына капиталь төзекләндерү үткәрелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанда 29 юлга реконструкция, ә 57 урам юлына капиталь төзекләндерү үткәрелә.
Башкала мэры Илсур Метшин: «Капиталь төзекләндерелгән юллар 5 елга түзәргә тиеш. Әлеге вакытка кадәр ватылулар була икән, подрядчы оешма юл өслеген үзе төзәтә, бюджеттан бер тиен дә акча бирелмәячәк. Шунлыктан, эшнең сыйфаты хакында алдан ук уйлансыннар», - дип кисәтте. Былтыр 45 урам юлы төзекләндерелде. Болар - Чистай, Чернышевский, Мәскәү, Сул як Болак, Уң як Болак, М.Сәлимҗанов, Павлюхин, Эсперанто, Н.Ершов, Кол Гали, Университет, ТЭЦ, Ваһапов, Волков, Бутлеров һәм башка урамнар. Шәһәр башкарма комитеты комиссиясе төзекләндерелгән юлларны тикшерә. Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе урынбасары Илья Коротихин әйткәнчә, яңа юллар кышны исән-имин чыккан. «Декабристлар урамы юлы өслегендә кайбер урыннарда яргаланулар күзәтелә. Подрядчы оешма аны инде үз акчасына төзәтәчәк», - диде ул.
Быел Тукай, Глушко, Яңа Дәүләки, Гарифьянов һәм Сыртланова урамнары, Ленин дамбасы, Матюшино юлы, Себер трактыннан БСМПга илтүче юл, Оренбург тракты белән Ферма шоссесын тоташтыручы юл өслекләренә ахыргы катлам тәртибендә вак таш-ябышкак асфальт бетон (ЩМА) түшәләчәк. Иң колачлы һәм четерекле саналучы Татарстан, Островский һәм Пушкин урамнары юлларын капиталь төзекләндерүгә керешеләчәк. Казанның зур боҗра юлының Декабристлар урамыннан 3 нче транспорт дамбасына кадәрге өлешенә реконструкция тәмамланды. Дамбадан башлап Сахаров урамына кадәрге участокта юл өслеге ахыргы катлам - ЩМА белән капланачак.
Роща Фрунзе, С.Хәким (Декабристлар урамыннан Бичурин урамына кадәр) урамнарында, «Kazan-Arena» футбол стадионы тирәсендә, Солдат, Серов (Лена урамыннан Восход урамына кадәр) урамнарында, гомумән, яңа юллар төзелеше бара.
Казанлылар төзекләндерелгән юллардагы кимчелекләр турында мэриянең kzn.ru Интернет кабул итү порталына, шулай ук Татарстан Хөкүмәте порталының «Народный контроль» адресына хәбәр бирә алалар. Хәбәргә җимерелгән юлның фотосурәтен һәм тәгаен урынын теркәү мәслихәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәдәният
Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар
-
#Кыскача яңалыклар
Резидә Шәрәфиева белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева вафат
-
#Спорт
Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак
Комментарийлар