16+

Уеннар үтте, мирасы нишләр?

Олимпиада артта калды. Хәзер Сочи Паралимпиадага әзерләнә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнашындагы уеннар 7-16 март көннәрендә узачак.

Уеннар үтте, мирасы нишләр?

Олимпиада артта калды. Хәзер Сочи Паралимпиадага әзерләнә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар катнашындагы уеннар 7-16 март көннәрендә узачак.

Әлеге масштаблы халыкара ярышлар Россиягә Сочи белән Адлер арасындагы буш кырда яңа шәһәр төзү мөмкинлеге бирде. Олимпиададан алган эмоцияләр сүрелә төшкәч, күңелне икенче нәрсә борчый башлады - спорт корылмаларын алда нинди язмыш көтә? Субтропикта шугалаклар, трамплиннар, чаңгы юлларына ихтыяҗ булырмы? Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, Олимпия объектлары еш кына ярышлардан соң кирәксезгә кала. Пекин, Сараево һәм Афинадагы корылмалар - шуның ачык мисалы.
Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев берничә көн элек шушы сорауларга янә бер кат ачыклык кертте: «Эшкә керешкәнче үк ил картасында үз урынын алырлык спорт шәһәрен төзергә дигән бурыч куелган иде. Ареналар да, стадионнар да буш тормаячак».
«Большой» боз сарае
Сочиның КХЛда уйнарлык үз хоккей командасын төзергә уйлыйлар. «Большой» боз сарае аның төп базасы булырга тиеш. Аренада шулай ук башка төр хоккей ярышлары һәм зур концертлар уздыру да планлаштырыла.
«Шайба» аренасы
Формасы белән хоккей алкасын хәтерләткән бу боз сарае конструкциясен сүтеп, соңрак икенче бер шәһәргә күчерү идеясе булган. Ләкин фундаментның үзенчәлеге моңа комачаулый. Шуңа күрә, бу арена да Сочида калачак. Аны балаларның спорт-савыктыру үзәгенә әйләндерү идеясе бар.
«Айсберг» боз сарае
«Большой» боз сарае янәшәсендә үк урнашкан «Айсберг»ны да, конструкциясе катлаулы булганга, икенче бер төбәккә күчереп булмый. Шуңа күрә, баштарак аны велоспорт өчен үзгәртеп корырга ниятләнгән иде. Бу арена безнең фигуристлар һәм шорт-трек осталарына зур уңыш китергәннән соң, планнар беркадәр үзгәргәнгә охшап тора. Өстәвенә, Сочида фигуралы шуу секциясе дә булдырылды.
Вице-премьер Дмитрий Козак Олимпия уеннарының объектлар язмышына кагылышлы баштагы планнарга бераз төзәтмәләр кертүен яшерми. «Айсберг»ны велотрекка үзгәртеп кору өчен зур чыгымнар таләп ителми иде. Тик уеннар барышында аренаны дөньякүләм боз шоуы үзәге итү идеясе туды. Ул тормышка ашмаганда, велотрек варианты кала», - дип белдерде ул.
«Адлер-Арена»
Тимераякта узышучыларны кабул иткән бу аренада моннан соң спорт ярышлары уздырылмаячак. Аны Россиянең көньягындагы иң зур күргәзмәләр комплексына әйләндерергә уйлыйлар.
«Ледяной куб»
Керлинг ярышлары өчен төзелгән бу уникаль объектның барлык җиһазлары Мәскәүдә ачылачак яңа керлинг аренасына озатылачак. Сочидагы аренаның үзеннән спорт-күңел ачу үзәге ясамакчы булалар.
«Лаура» чаңгы-биатлон, «Русские горки» трамплиннан сикерү комплекслары
Бу комплекслар алга таба да үз функцияләрен саклап калачак. Алар базасында кышкы спорт төрләре үзәге төзеләчәк. Ул биатлон, чаңгы, трамплиннан сикерү буенча ил чемпионатларын, Россия җыелма командалары өчен күнекмәләр җыеннарын уздыру урынына әйләнергә тиеш.
Чана-бобслей трассасы
Трасса моннан соң да чана спорты, скелетон, бобслей буенча ил һәм дөньякүләм ярышларны кабул итәчәк.
«Роза-Хутор»
Тау чаңгысы трассаларын һәм сноуборд-паркны эченә алган комплекс Олимпиададан соң илнең тау чаңгысы буенча эре курортына әйләнер дип өметләнәләр.
«Фишт» стадионы
Олимпия уеннарының ачылыш һәм ябылыш тантаналары узган бу стадионга футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатының кайбер матчларын уздыру бәхете эләгәчәк. Футбол буенча башка турнирлар уздыру нияте дә бар. Моннан тыш, стадионга халыкны эстрада һәм цирк артистлары катнашындагы тамашалар оештырып та җәлеп итмәкче булалар.
Сочи объектлары төзелешенә зур финанслар керткән эре инвесторлар да корылмаларның алга таба тулы кулланылыш табуын тели. Төрле чыганакларга караганда, Сочидагы Олимпиада инфраструктурасын 2016 елга кадәр карап тоту чыгымнары елына 60-80 млрд сум тәшкил итәргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Сочины уеннарга әзерләүгә 1,53 трлн сум акча сарыф ителгән. Шуның 214 млрд сумнан артыгы - Олимпия объектлары һәм инфраструктурасы төзелешенә, 1,3 трлн сумы төбәкне курорт буларак үстерүгә исәпләнгән корылмалар төзелешенә тотылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading