16+

Уфага бурычлы булып калмадык

«Ак Барс» узган атнада Казанда «Салават Юлаев»ка җиңелгәннән соң, чираттагы турда әлеге көндәше белән кабат очрашты. Уфада булган әлеге очрашу Казандагысының нәкъ капма-каршысы булды. Бу очракта да уенның төп өлеше тигез исәпкә тәмамланды һәм җиңүчене буллитлар ярдәмендә ачыкларга туры килде. Өлкән тренер Белов белдергәнчә: «Буллит ул - плей-оффның аерылгысыз өлеше,...

Уфага бурычлы булып калмадык

«Ак Барс» узган атнада Казанда «Салават Юлаев»ка җиңелгәннән соң, чираттагы турда әлеге көндәше белән кабат очрашты. Уфада булган әлеге очрашу Казандагысының нәкъ капма-каршысы булды. Бу очракта да уенның төп өлеше тигез исәпкә тәмамланды һәм җиңүчене буллитлар ярдәмендә ачыкларга туры килде. Өлкән тренер Белов белдергәнчә: «Буллит ул - плей-оффның аерылгысыз өлеше,...

«Ак Барс»ның рәттән дүрт уенда җиңелгәнен узган сезоннан бирле күргән юк иде. Дөрес, Крикунов җитәкчелек иткәндә аннан да күбрәк җиңелү ачысын татыган булды. Әмма спортта үткәндәге нәтиҗәләр белән ерак барып булмый. КХЛда Гагарин Кубогына дәгъва белдерә алырлык командалар җитәрлек бу сезонда. Плей-офф уеннарына яхшы формада һәм турнир таблицасының иң җайлы урыныннан старт алу өчен, даими чемпионатта һәр уенда бар көчеңне биреп уйнарга кирәк. Тренерлар штабы бу вакытта команданы төрле яклап сынап, иң кулай вариантны ачыкларга тиеш.
Данис Зарипов узган уенда ук ахырга таба бөтенләй күренмәгән иде. Ә Уфадагы очрашуда исә аның урынына Денис Абдуллин чыкты. Кайбер имеш-мимешләр буенча, Данис «Трактор»га китә, дигән сүзләр дә ишетелде. Әмма Казан һөҗүмчесе әлеге сүзләрдә хаклык булмавын һәм беркая да күчәргә җыенмавын белдерде.
Беренче звенода Абдуллин әле бөтен сәләтен күрсәтеп өлгермәде, тора-бара ачылыр, дип өметләник. Шулай да, бу звено бер алка кертү бәхетенә иреште. Штраф эскәмиясеннән «ял итеп» чыккан Капанен исәпне тигезләде. Шуны да әйтеп үтмичә булмый, казанлылар соңгы уеннарда штрафны күп җыя башлады. Казандагы очрашу вакытында гына да штраф вакыты 20 минутка жыелды, ә бу - команда уенның өчтән бер өлешен азчылыкта уйнаган дигән сүз.
Буллитлар башкарганда Белов, җанатарларны да, уфалыларны да гаҗәпләндереп, бозга моңарчы бер дә андый эшне башкармаган уенчыларны чыгарды. Шуңа күрә күпләр җиңүгә булган өметләрен бәлки өзгән дә булгандыр, әмма баш тренерның әлеге адымы үз-үзен аклады. Бу сезонда бик яхшы уен күрсәтеп килүче Евгений Медведев Уфа капкачысын бирелергә мәҗбүр итте. Ә Казан җанатарлары яратып «Степка-татарин» дип йөрткән Степановка бу юлы бәхет елмаймады.
Бүген исә «Ак Барс» Көнбатыш конференциясенең лидеры - Праганың «Лев»ы белән очрашса, тагын бер көннән Казанга Братиславадан «Слован» киләчәк. Җанатарларны чехлар һәм словакларга каршы кызыклы уеннар көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading