16+

УНИКС «Красные Крылья»ны җиңде

ВТБ Бердәм лигасының төркем раунды кысаларында узган ярышта Казан УНИКСы үз паркетында Самараның «Красные Крылья» уенчыларыннан өстен чыкты. Матч Еремин уенчылары файдасына 74:66 исәбе белән тәмамланды. 20 очко җыя алган форвард Честер Симмонс самаралыларның иң шәп уенчысы буларак танылды. Шулай итеп, УНИКС даими чемпионатта 12нче җиңүен яулады һәм А төркемендә...

Казан УНИКСының баш тренеры Станислав Еремин бу җиңүнең җиңел бирелмәвен, әмма үтә мөһим булуын ассызыклый.
Без алдан уйлаганча, уен авыр, тыгыз булды. «Крылья» уенчылары чикне шәп сакладылар. Шунлыктан, бездә югалтулар да күп булды. Барысын да тайм-аутлар, уенчыларны алыштырулар, аерым уенчыларның индивидуаль хәрәкәтләре хәл итте. Эйдсонны аерып алып мактый алам. Аның хәрәкәтләре төп урын алды. Беренче ярты уенны ашыктык, начар һөҗүм иттек. Икенче уенда, саклауны ныгытып, очколар җыя башладык һәм җиңдек. «Крылья», «Валенсия» сыман, тиз һәм агрессив уйный. Испаниядәге уенга кадәр ялгышларыбыз хакында уйланасы бар», - ди баш тренер.
Киләсе уен 9 март көнне «Астана» командасы белән булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading