16+

УНИКСка элекке тренеры кайтты

Литва тренеры Гинтарас Крапикас - кабат УНИКСта. Ул Казан баскетбол клубында баш остаз Ацо Петровичның ярдәмчесе булачак. Тренер белән бер еллык килешү имзаланган.

УНИКСка элекке тренеры кайтты

Литва тренеры Гинтарас Крапикас - кабат УНИКСта. Ул Казан баскетбол клубында баш остаз Ацо Петровичның ярдәмчесе булачак. Тренер белән бер еллык килешү имзаланган.

Крапикасның уенчы карьерасы туган төбәгендәге «Жальгирис» һәм Алмания клублары белән бәйле. «Жальгирис» составында ул өч тапкыр Советлар Союзы чемпионы исемен яулый, Континентара кубок иясе була, Литва җыелма командасы составында Европа чемпионатының - көмеш, Олимпия уеннарының бронза призеры.
2000-2006 елларда «Жальгирис»та баш тренер ассистенты вазифасын үти, аннан УНИКСка (2006-2008) күчә. Соңрак «Жальгирис», Украинаның «Азовмаш» клубларында эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading