16+

УНИКСта лаеклы алмаш

Быелгы сезонара трансфер эшчәнлегенә бәя биреп, Казанның баскетбол клубы вице-президенты Станислав Еремин: «Бездән киткән уенчыларга лаеклы алмаш таптык», - дип белдерде.

УНИКСта лаеклы алмаш

Быелгы сезонара трансфер эшчәнлегенә бәя биреп, Казанның баскетбол клубы вице-президенты Станислав Еремин: «Бездән киткән уенчыларга лаеклы алмаш таптык», - дип белдерде.

Аның әйтүенчә, барлык селекция эшләре УНИКС тренеры Ацо Петрович белән килештереп хәл ителгән. «Әлбәттә, бәхәсләр булгалады, әмма команданы төзүдә охшаш карашлар булганга, уртак телне тиз таптык. Бездән киткән уенчыларга, хәтта Домеркант кебек суперйолдызларга да лаеклы алмаш таба алдык. Мәсәлән, узган сезонда «Барселона»да чыгыш ясаган, аңа хәтле «Маккаби»да нәтиҗәле уен күрсәткән, «Летувос Ритас» командасы составында Европа Кубогы җиңүчесе булган Эйдсон. Шулай ук бу сезонда Казан командасы өчен Костас Каймакоглу белән Ян Вуюкас чыгыш ясаячак. Бу уенчылар икесе дә атаклы «Панатинакос»ныкылар».
Трансфер барышында Костас Каймакоглу белән кызыксынучылар, аны үз составларында күрергә теләүчеләр шактый иде. Әлеге Греция һөҗүмчесе белән Төркиянең «Галатасарай» клубы чак кына килешү төземи калды - казанлылар аңа отышлырак тәкъдим ясап өлгерде.
Күргәнегезчә, яңа уенчылар титуллары һәм исемнәре белән УНИКСны ташлап китүчеләрдән калышмый, алар Казанда да нәтиҗәле уен күрсәтер дип ышанабыз һәм баскетбол сөючеләрне яңа җиңүләр белән шатландырыр дип өметләнәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading