16+

Универсиада командасын үзебезнең егет җитәкләячәк

Быел декабрь аенда Италиянең Трентино шәһәрендә узачак кышкы Универсиада Татарстан тренерының халыкара дәрәҗәдә дебюты белән истә калырга мөмкин. Волжск каласында нәшер ителүче «Волжская правда» газеты XXVI кышкы Универсиадага хоккей буенча Россия җыелма командасының «Ариада» командасы базасында оешачагын хәбәр итте. Димәк, ил командасының нигезен Волжск командасы хоккейчылары тәшкил итәчәк, ә команданы...

Быел декабрь аенда Италиянең Трентино шәһәрендә узачак кышкы Универсиада Татарстан тренерының халыкара дәрәҗәдә дебюты белән истә калырга мөмкин. Волжск каласында нәшер ителүче «Волжская правда» газеты XXVI кышкы Универсиадага хоккей буенча Россия җыелма командасының «Ариада» командасы базасында оешачагын хәбәр итте. Димәк, ил командасының нигезен Волжск командасы хоккейчылары тәшкил итәчәк, ә команданы җиңүләргә «Ариада»ның тренеры Илнур Гыйззәтуллин алып барачак. Шушы көннәрдә басмаларда моны раслаучы хәбәрләр дә күренде.
Татарстан хоккей сөючеләре Илнурны әле «барс» чагыннан ук яхшы белә. Гыйззәтуллин - Казан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән үзебезнең егет. «Ак Барс»ның 30 нчы номерлы элекке уенчысы 1998 елда Казан клубы составында Россия чемпионатының алтын медален яулаган иде. Тренерлык вазифасында да ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, узган сезонда Волжск командасын бронза призер итте.
Белешмә: югары хоккей лигасында чыгыш ясаучы «Ариада» - Мари Элның Волжск шәһәре хоккей командасы, аңа 1996 елда нигез салына. 2012/13 сезонда югары хоккей лигасының бронза призеры. 2013 елның июненә кадәр «Ариада-Акпарс» исеме белән таныш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading