16+

УНИВЕРСИАДА сувенирларын халык белми

Казанда быелның июлендә узачак Студентларның халыкара Уенына биш айдан аз гына артык вакыт калды.

УНИВЕРСИАДА сувенирларын халык белми

Казанда быелның июлендә узачак Студентларның халыкара Уенына биш айдан аз гына артык вакыт калды.

Уйлап карасаң, Универсиада сувенирлары белән шәһәрдәге бөтен сәүдә челтәре тулган булырга тиеш. Ләкин күп кеше әлеге сувенирларны тотып карау түгел, кайда сатылганын да белми. Бауман урамындагы сувенирлар кибетләрендә, урамнардагы һәм сәүдә нокталарындагы киоскларда Универсиада сувенирлары юк. «Аның өчен лицензия алырга кирәк бит», - дип аңлатты Бауман урамындагы сувенир кибете хезмәткәре. «Хорошев» сәүдә оешмасы үзенең Островский урамындагы һәм «XL» сәүдә үзәге янәшәсендәге кибет-киоскларында лицензия нигезендә Универсиада сувенирларын сату белән шөгыльләнә. Бу кибетчекләрнең дә әле ярты мәйданын фейерверк продукциясе биләп тора. Универсиада сувенирларының төрләре аз, ә иң арзанлысы дигән әйбернең дә бәясе 150 сум. Шунлыктан, аларда сатып алучылар да сирәк кунак. Студентлар һәм укучылар дәррәү йөрсен өчен Универсиада символлы 30-50 сумлык продукция дә җитештереп сату оештырылсын иде.
2005 елда - Казанның меңьеллыгына чыгарылган сувенирлар Бауман урамындагы киоскларда һаман сатыла. Казанны яраткан кеше яки турист ул товарны әле сатып алырга мөмкин. Ә Универсиада сувенирлары спорт чарасы узганнан соң кемгә хаҗәт булыр икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading