16+

Универсиаданы яшь журналистлар яктыртачак

Быел яз көне Халыкара студентлар спорты федерациясенең Халыкара белем бирү үзәге Идел буе спорт һәм туризм академиясе базасында, «Казан-2013» Башкарма дирекциясе белән бергә, «U-Media» спорт журналистлары мәктәбе» проектын тормышка ашырды. Мәктәп Казанда 16-19 һәм 24-27 майда эшләде.

Универсиаданы яшь журналистлар яктыртачак

Быел яз көне Халыкара студентлар спорты федерациясенең Халыкара белем бирү үзәге Идел буе спорт һәм туризм академиясе базасында, «Казан-2013» Башкарма дирекциясе белән бергә, «U-Media» спорт журналистлары мәктәбе» проектын тормышка ашырды. Мәктәп Казанда 16-19 һәм 24-27 майда эшләде.

«Берничә ел дәвамында республикабызда спорт журналистлары әзерләү өчен мәктәп булдыру турында уйлап йөрдек. Һәм менә ниһаять! Мәктәпнең Универсиада алдыннан эшләп китүе бик кулай булды», - диде «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Халыкара студентлар спорты федерациясенең халыкара белем бирү үзәге директоры Лилия Бариева.
Халыкара студентлар спорты федерациясенең халыкара белем бирү үзәгенә белем арттырырга йөрүчеләрне өч юнәлештә укытканнар: фотожурналистика, басма журналистика һәм блогосфера. Яшь журналистлар Универсиаданың спорт объектлары белән танышканнар, тест ярышларын караганнар, төрле спорт чаралары программаларының директорлары белән очрашканнар. Шулай ук мәктәптә тренинглар һәм мастер-класслар да уздырылган.
«Спорт җәмгыятебездә арткы планга күчә башлады. Шуңа күрә, аудиториядә спортка карата уңай тәэсир булдыру спорт журналистларының төп максаты булырга тиеш», - диде басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина.
Матбугат конференциясендә иң күп балл туплаган яшь журналистларга мәктәптә катнашучы сертификатын тапшырдылар. Шулай ук төркемнәрнең кураторларына, 41 нче һөнәри лицей укытучыларына, спикер-тьюторларга да Рәхмәт хатлары бирелде.
Яңа уку елыннан мәктәп даими рәвештә эшли башлар дип көтелә. Ә 6 июльдән Халыкара спорт журналистлары мәктәбе инглиз телендә эшли башлаячак. Катнашучылар лекцияләр тыңлаячак, Универсиада ярышларын яктыртып барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading