16+

Велосипедта дөнья буйлап

Беренче ноябрьдә ике Казан велосипедчысы - Ален Хәйруллин белән Павел Грачев дөнья буйлап веломарафонга чыгып китәчәк. Бу чараны спортчылар ике вакыйга белән бәйләргә жыена. Берсе 2013 елда узачак Универсиада булса, икенчесе - Казанда туып үскән Онисим Панкратовның дөньякүләм велосәяхәтенә 100 ел тула.

Спортчылар веломарафоннан киләсе елның июнендә кайтырга жыена. Бу вакыт эчендә алар 13 ил буйлап 21 мең чакрым юл узарга тиеш. Әлеге сәяхәттән соң аның нәтиҗәләре һәм Татарстан турында фильм эшләнәчәк. Бу фильмны интернет челтәреннән карап булачак.
Веломарафонда катнашачак спортчылар очраклы рәвештә генә сайланмаган. Инглиз теле һәм тарих укытучысы булып эшләүче 47 яшьлек П.Грачев велосәяхәт белән 22 ел шөгыльләнә. Ә 26 яшьлек А.Хәйруллин (IT-инженер) исә спортның әлеге төрендә 10 ел тәҗрибә туплаган. Ул шулай ук «Россия башкалалары - 2011» велоузышында катнашкан. Ике спортчы да инглиз телен белә.
Велотуристлар, 21 мең чакрым ара үтеп, Универсиада башланыр алдыннан Казанда финиш ясарга планлаштыра. Маршрутка моңарчы Универсиада уеннары узган шәһәрләр дә кергән - Мәскәү, Варшава, Турин, Пекин, Харбин.
Белешмә. 1913 елда Казанда туып үскән билгеле сәяхәтче О.Панкратов велосипедта дөнья буйлап сәяхәт итә. Икееллык әлеге сәяхәттә спортчы дөньяда беренче булып 25 мең чакрым юл уза. Соңрак ул очучы булган. Георгий ордены кавалеры исемен алган якташыбыз Беренче бөтендөнья сугышында һәлак була. Әлеге билгеле шәхес истәлегенә узачак велосәяхәт Татарстанны дөнья күләмендә танытучы чара булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading