Шәһри Казан

Велоузышчы барлык титулларыннан колак какты

Дөньяның иң мәшһүр велоузышчысы Лэнс Армстронг гомеренең азагына кадәр дисквалификацияләнеп, «Тур де Франс»та алган барлык титулларыннан коры калды. Халыкара велосипедчылар берлеге Американың допингка каршы көрәш агентлыгының шул хактагы карарын үз көчендә калдырырга булган. «Без Американың допингка каршы көрәш агентлыгы карарына протест белдереп, Спорт арбитраж судына мөрәҗәгать итәргә җыенмыйбыз. Халыкара велосипедчылар...

Реклама

Лэнс Армстронг - велосипедларда узыш буенча дөньяның иң абруйлы турниры булган «Тур де Франс»ның гомуми зачетында җиде тапкыр беренчелекне алган бердәнбер велосипедчы. Ул профессиональ спорттагы карьерасын 1992 елда башлый. 1996 елда АКШның беренче номерлы узышчысы булып җитешә һәм ил җыелма командасының лидерына әйләнә. Әмма шул ук елны спортчыда яман шеш авыруы табалар. Авыруы җитди стадиягә кергән спортчының исән калуга шанслары бик аз булуга карамастан, көчле рухлы спортчы каты авыруны җиңә ала, алай гына да түгел, ике елдан кабат зур спортка кайта.
Беренче тапкыр аның допинг куллануы турында 1999 елда сүз чыга. Ул вакытта аның канында кортикостероидлар табыла. Әмма ул чакта аның командасы препаратның медиклар рөхсәт иткән крем составында булуын исбат итә ала. 2005 елда спортчыны кабат тыелган препаратлар куллануда гаеплиләр. Бу вакытта да Армстронг җәзадан котылып кала.
2011 елда Армстронг кабат Американың допингка каршы көрәш агентлыгының игътибар үзәгендә. Бу юлы аңа тагын да җитдирәк гаеп ташлана - спортчы тыелган препаратлар куллану һәм саклауда, допинг белән сәүдә итүдә, допингка каршы кагыйдәләрне башка төрле формаларда бозуда гаепләнә.
2011 елда спорттагы карьерасын тәмамлаган Армстронг үзенә ташланган гаепне кире кагарга җыенмавын, барыбер дөреслекне раслап булмаячагын белдергән иде. «Мин бер яклы гына һәм гадел булмаган юл белән алып барыла торган процесста катнашудан баш тартам. Барлык допинг-тестларны тапшырдым, бернинди кагыйдә бозу очраклары ачыкланмады. Алай булгач, тестлар тапшырудан ни мәгънә? «Тур де Франс»та җиде тапкыр кем отуын үзем дә яхшы беләм, дусларым да белә. Моны беркем дә үзгәртә алмый», - дип белдерә спортчы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: