16+

Владимир Путин: «Россиядә хоккейны үстерергә кирәк»

Узган җомгада Казанга Россия Президенты Владимир Путин килеп китте. Ул башта Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Анда Россиядә хоккей спорт төрен үстерү, 2016 елда Мәскәүдә Хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрү турында фикер алыштылар.

Владимир Путин: «Россиядә хоккейны үстерергә кирәк»

Узган җомгада Казанга Россия Президенты Владимир Путин килеп китте. Ул башта Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Анда Россиядә хоккей спорт төрен үстерү, 2016 елда Мәскәүдә Хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрү турында фикер алыштылар.

Нәкъ менә шул көннәрдә финал сериясендә Магнитогорскиның "Металлург" командасы Гагарин кубогы отты. Владимир Путин чыгышын җиңүчеләрне котлаудан башлады. Быел Россия хоккее 70 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге спорт төре башка илдә уйлап табылса да, аның халык арасында популярлыгын истә тотып, үзебезнеке дип атарга була. Шуңа да хоккейны үстерүгә зур урын бирелергә тиешлеген искәртте ил башлыгы.

- Бүген Россиядә түбәсе ябык булган ясалма бозлы 485 шугалак бар, әмма бу барыбер аз. Канада белән тигезләшергә кирәк, анда 2 меңнән артык шугалак исәпләнә. Хатын-кызлар хоккеена аерым тукталасым килә. Аны үстерүгә максатчан субсидияләр бүленгәннән соң, төркемнәр арасында конкуренция барлыкка килә башлаган иде. Әмма, хәзер алга китеш сизелми. Хатын-кыз хоккеена аякка басарга ярдәм итәргә кирәк, - дип искәртте Владимир Путин.

Паралимпия комитеты президенты Владимир Лукин сөйләвенчә, Сочида уеннарга әзерлек алдыннан, следж-хоккей кебек спорт төре булмавы аптырашта калдырган булган. Өч-дүрт елда бу спорт төре барлыкка килде. Хәзер илдә следж-хоккей белән профессиональ дәрәҗәдә 154 кеше шөгыльләнә, 7 төбәктә 12 тренер эшли. Шулай да бу спорт төрен үстерү өлкәсендә эшләргә кирәк. Шуңа да Россия Президенты Владимир Путиннан илдә следж-хоккейны үстерүгә игътибар итүен сорадылар.
Президент хоккейны һәркем уйный алырлык итәргә кирәклеген дә өстәде. Әйтик, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бюджеттан тыш адреслы ярдәм итүне кайгыртырга кирәк.

Әлегә Континенталь хоккей лигасы төп һәм бердәнбер көндәше Илкүләм хоккей лигасына оттыра. Эшләрлек эшләр бар. 6 майда Россиядә узачак Хоккей буенча дөнья чемпионаты имиджны күтәрү мөмкинлеге бирә. Путин фикеренчә, Континенталь хоккей лигасын киңәйтү дөнья хоккеен үстерергә ярдәм итәчәк. Шул исәптән Кытайдан уенчыларны җәлеп итү, Континенталь хоккей лигасын тагын да популярлаштырачак. Сүз уңаеннан, Кытай республикасына баргач, ил җитәкчелеге Путинга тимераякка 300 миллион кешене бастырырга вәгъдә иткән булган.
Утырышта профессиональ спорт турындагы законның нигезсез рәвештә, озак кабул ителүен дә искәрттеләр. Президент белдергәнчә, язгы сессиядә йөкләмә үтәлергә тиеш.

Эшлекле сәфәре кысаларында Владимир Путин Татарстан Арбитраж судының яңа бинасын да карады. 7 катлы бина 85 хөкемдарга исәпләнгән. Судның еллык коллегиясендә үк Татарстан Президенты Арбитраж суды май аеннан яңа бинада эшли башлаячак дип әйткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading