16+

Волонтерларны әзерләү башланды

Универсиада вакытында волонтер булып эшләгән дусларым әле дә 2013 елның җәен сагынып сөйли. Күбесе быел Казанда оештырыла торган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашмакчы. Ч емпионатка волонтерларны инде укыта башладылар. Ә спорт объектларында әзерлек июль аеның беренче көненнән башланачак. Быел 2500 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Татарстаннан кала...

Волонтерларны әзерләү башланды

Универсиада вакытында волонтер булып эшләгән дусларым әле дә 2013 елның җәен сагынып сөйли. Күбесе быел Казанда оештырыла торган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашмакчы. Ч емпионатка волонтерларны инде укыта башладылар. Ә спорт объектларында әзерлек июль аеның беренче көненнән башланачак. Быел 2500 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Татарстаннан кала...

Универсиада вакытында волонтер булып эшләгән дусларым әле дә 2013 елның җәен сагынып сөйли. Күбесе быел Казанда оештырыла торган Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында да катнашмакчы.
Ч емпионатка волонтерларны инде укыта башладылар. Ә спорт объектларында әзерлек июль аеның беренче көненнән башланачак. Быел 2500 кеше волонтер булырга теләк белдергән. Татарстаннан кала Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара, Чувашия, Марий Эл, Мордовия республикалары, Свердловск өлкәсе һәм башка төбәкләрдән актив яшьләр Казанга чемпионатны лаеклы дәрәҗәдә оештыру өчен ярдәм итәргә әзер. Чит илләрдән дә волонтерлар киләчәк.
- Мин Универсиадада Теннис академиясендә мәгълүмат тарату ноктасында эшләдем. Анда ярыш нәтиҗәләрен, кайсы команда нинди бинада уйнаячагын әйтеп тордым, спортсменнар һәм аларның җитәкчеләренә бөтен кирәкле мәгълүматны җиткердем. Инглиз телем уртача гына булса да, чит телдә дә аңлашырга туры килде. Чит ил кешеләре, танылган спортчылар белән аралашу үзе бер тәҗрибә, кабатланмас эмоцияләр бит, - дип искә алды волонтер Гөлфиназ Нәбиуллина.
Ләкин әлеге вазифаны теләсә кем башкара алмый. Дөнья чемпионаты волонтерлары актив, кешеләр белән тиз уртак тел таба торган, стрессларга чыдам булырга тиеш. Чит телләрне белү дә мәҗбүри. Техника өчен җавап бирү, Спортчылар авылы (элеккеге Универсиада авылы) белән идарә итү, журналистлар, тамашачылар белән эшләү алар җилкәсендә. Барлыгы 200 позициядә эшләячәк алар.
- Булачак волонтерларны тәрбияләүдә Универсиаданың өлеше зур булды. Уеннардан соң социаль актив кешеләр артты. Без моны быел чемпионатка волонтерлар туп­лау нәтиҗәсендә күрдек. Хәзер волонтерлар ярышлар барышында ни белән шөгыльләнәселәренә алдан хә­бәрдар булып килә, - диделәр Спорт проектлары башкарма дирекциясендә.
Гел эш кенә димәгән, әлбәттә, волонтерларның яллары да истә калырлык булачак. Активистларга чемпионат барышында уздырылачак бөтен мәдәни чараларда катнашу мөмкинлеге бирелә. ФИНА паркында алар өчен көн саен махсус программа оештырылачак.
Волонтерларның күбесе - 17-22 яшьлек студентлар. Ләкин араларында инде шактый өлкән яшьлекләр дә бар. Әлеге хәрәкәттә яшь чикләре юк, ул олысын да, кечесен дә берләштерә. Һәркемнең волонтерлык­ка килү тарихы да төрле: берәүләр чит телне камилләштерү өчен килә, икенчеләр һөнәри тәҗрибә туплый.
Чемпионатта барлыгы 2500 волонтер катнашачак. Алар 24 меңгә якын кандидат арасыннан сайлап алынган.
Билетсыз кала күрмәгез!
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ярышларына билетлар алырга теләүчеләр көннән-көн арта. Хәзерге көнгә 100 меңнән артык билет сатылган. Чемпионатны оештыручылар сүзләренчә, синхрон йөзү ярышлары белән кызыксынучылар аеруча күп икән. Йөзү буенча финал ярышлары билетларына да сорау зур ди.
16 нчы ФИНА дөнья чемпионатына билетларны ­www.ticketkazan2015.com һәм www.kazan2015.com сайтлары аша, шулай ук «Корстон» комплексы белән «Казан-Арена» стадионында урнашкан фирма кассаларында сатып алырга була. Билетлар шулай ук чемпионатның рәсми лицензия­ле операторы - «Хорошоу» компаниясе кибетләрендә дә сатыла. Спорт ярышларына билетларның бәяләре 50 сумнан 300 сумга кадәр тора. Билетларда сектор, рәт, урын күрсәтелгән. Дөнья чемпионаты ярышларына билетлар ярышлар булган көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә.
Билет программасына кагылышлы теләсә кайсы сорауга билет программасының рәсми контакт-үзәгенә 8 800 775 07 70 номерына шалтыратып җавап алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading