16+

Вячеслав Быков янәдән клуб җитәкләргә әзер түгел

Уфаның «Салават Юлаев» һәм хоккей буенча Россия җыелма командаларының элекке баш тренеры Вячеслав Быковның бу сезонда КХЛга кайту ихтималы турында шактый сүзләр булса да, фаразлар чынга ашмады. 15 еллык озын тәнәфестән соң Россия командасын ике ел рәттән ил чемпионы иткән остаз бүген Польша җыелма командасында. Төгәлрәге, ул хәзер консультант булып...

Вячеслав Быков янәдән клуб җитәкләргә әзер түгел

Уфаның «Салават Юлаев» һәм хоккей буенча Россия җыелма командаларының элекке баш тренеры Вячеслав Быковның бу сезонда КХЛга кайту ихтималы турында шактый сүзләр булса да, фаразлар чынга ашмады. 15 еллык озын тәнәфестән соң Россия командасын ике ел рәттән ил чемпионы иткән остаз бүген Польша җыелма командасында. Төгәлрәге, ул хәзер консультант булып...

Яңа вазифада эшләү үзенчәлекләре, тандемның алдагы язмышы хакындагы фикерләрен шушы көннәрдә Вячеслав Быков үзәк басмаларның берсенә җиткергән иде. Әңгәмәнең кызыклы урыннарын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.
- Сез кайчандыр, әгәр Захаркин мөстәкыйль рәвештә баш тренер булып эшләргә теләсә, аңа теләктәшлек күрсәтәчәгегезне, тандемны аерырга риза булачагыгызны әйткән идегез. Хәзер шундый вазгыять килеп туды түгелме?
- Польша җыелма командасына башта мине чакырганнар иде. Мин үземне тулысынча хоккейга багышларга теләмәдем һәм бу постка Игорь кандидатурасын тәкъдим иттем. Ә үземнең консультант булып калачагымны ышандырдым. Шулай булгач, әлегә тандем үз көчендә кала. Дөресен генә әйткәндә, карашларыңны уртаклаша ала торган, бәхәсләшә, хакыйкатьнең асылына төшенү өчен кайвакыт конфликтка да керә белә торган партнер табуы бик кыен. Мин андый кешенең булуына бик шат. Игорь белән эшләү бик җайлы. Шуңа күрә әлегә безнең тандемны аерып, тагын кемнедер эзләүдән мәгънә күрмим.
- Димәк, әле Сез, аерылып, үз потенциалларыгызны аерым-аерым ачарга теләмисез?
- Бәлки, Сез хаклыдадыр. Игорь мөстәкыйль тренер буларак үзен эштә күрсәтә ала. Шулай булгач, кайчан да булса безнең юлларның аерылуы ихтимал.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Бу сезонда КХЛ клублары җитәкчеләреннән эшкә чакырулар алган идем. Тик мин әлегә мөстәкыйль рәвештә ниндидер команданы җитәкләргә әзер түгел. Гаилә мәсьәләләрен хәл итәргә, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Әлегә мине барысы да канәгатьләндерә. Әле тагын ике ел тулы тренер ставкасына алынмам, мөгаен.
- Сез кайчандыр һаман үсештә булу өчен үз-үземә сораулар бирергә яратам дигән идегез. Нинди сорауга әлегә җавап таба алмыйсыз?
Хоккей элитасындагы команда белән яңадан ничек тренерлык итә башларга, моның өчен кирәкле эмоцияләрне кайдан алырга? Менә шушы сораулар ачык кала. Әгәр мотивация юк икән, үзеңә якын һәм кадерле булса да, ул эшкә тотынмавың хәерлерәк. Хәзер алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге хакында уйланам. Хоккейда үз-үзеңне реализацияләү өчен башка мөмкинлекләр дә җитәрлек. Эмоцияләр бирә торган юнәлешләрне табарга, эштән ләззәт алып, максималь файда китерергә телим. Тормыш булгач, төрле мизгелләр була - яхшысы да, бик үк яхшы булмаганы да. Ләкин барыбер хоккей минем тормышым булып кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading