16+

Яңа ел – спортчыларның иң яраткан бәйрәме

Яңа ел - өлкәннәрне елга бер тапкыр булса да балачак иленә алып кайта торган матур бәйрәм. Кеше һәрвакыт, ничә яшьтә булуына карамастан, күңеле белән бала булып кала дигән гыйбарәнең дөреслеген шул чакта яхшы аңлыйсың. Спортчылар да моннан чыгарылма түгел. Алар өчен Яңа ел иң яраткан гаилә бәйрәме. Шуңа да алар...

Яңа ел – спортчыларның иң яраткан бәйрәме

Яңа ел - өлкәннәрне елга бер тапкыр булса да балачак иленә алып кайта торган матур бәйрәм. Кеше һәрвакыт, ничә яшьтә булуына карамастан, күңеле белән бала булып кала дигән гыйбарәнең дөреслеген шул чакта яхшы аңлыйсың. Спортчылар да моннан чыгарылма түгел. Алар өчен Яңа ел иң яраткан гаилә бәйрәме. Шуңа да алар...

Алексей МОРОЗОВ, «Ак Барс» командасы капитаны:
- Яңа ел - минем иң яраткан бәйрәмем. Туган көннәрне дә алай яратмыйм. Ә менә Яңа ел бәйрәменә алдан әзерләнәм. Хатыным белән киңәшләшеп, әти-әнигә, дусларга бүләкләрне алдан ук сайлап куябыз. Ул бөтен кешене берләштерүче, якты, җылы бәйрәм. Тирә-юнеңдә бөтен кешенең шатлануын, күңел ачуын, шаяруын күргәч, тагын да рәхәтрәк булып китә. Кечкенәдән үк Яңа ел бүләкләрен бик шатланып, могҗиза кебек көтә идем.
Беренче Яңа ел бүләгемне ничә яшьтә алганымны хәтерләмим, әмма аның нәрсә икәнен бик әйбәт беләм. Әти-әнием миңа кәшәкә бүләк иткән иде. Ул вакытта инде мин хоккей уйный башлаган идем. Чит илдә эшләнгән яхшы сыйфатлы кәшәкәләрне табу бик кыен иде ул вакытларда. Әти-әнием миңа нәкъ шундыйны бүләк итте дә инде.


Алексейның якын дусты, НХЛның «Нью-Джерси» командасы һөҗүмчесе Илья КОВАЛЬЧУК кечкенә чагында киндер-сюрприз бүләк иткәннәрен яраткан икән. Хоккейчының әнисе Любовь Николаевна бу хакта болай дип искә ала:
- Биш яшькә кадәр киндер-сюрприз Илья өчен иң яхшы Яңа ел бүләге булды. Соңрак, әтисе белән футбол уйнарлык була башлагач, аның өчен футбул тубы иң яхшы бүләккә әйләнде. Хоккей белән шөгыльләнә башлагач, кәшәкә белән алка иң кадерле Яңа ел бүләге булды. Илья үзе дә бүләкләр бирергә ярата. Хәзер үз гаиләсе, балалары булгач, үзенә үк Кыш бабай роленә кереп, бүләкләр өләшергә туры килә. Ул моны бик теләп башкара.


Фристайл остасы Егор КОРОТКОВ:
- Яңа ел гаилә бәйрәме, шуңа күрә аны гаиләм белән каршылыйм. Шунысы кызык: тренерыбыз Австрия гражданины Марио Рафетцедерга нәкъ менә Яңа елның Россиядә иң мөһим бәйрәм булуын, аны якыннарың белән каршыларга кирәк икәнне озак кына төшендерергә туры килде. Башта ул бәйрәм көннәрендә җыен уздырырга планлаштырган иде. Янәсе, профессионаллар бәйрәмнәргә карап кына эштән бүленергә тиеш түгел. Ә без аны тикшерү өчен, Сез тиздән безнең белән Россия кубогы ярышларына барасыздыр ич, дибез. Ә ул: «Юуук, минем Раштуаны бәйрәм итәсем бар», - ди. Шуннан уртак тел таптык инде, Яңа ел җыеннарына теләүчеләр генә бара дип килештек.
Хоккейчылардан һәм башка бик күп кышкы спорт төрләре вәкилләреннән аермалы буларак, Россия футболчыларының, чемпионатта тәнәфес булганга, Яңа елны рәхәтләнеп гаилә белән каршылау мөмкинлеге зур.


«Зенит» командасы футболчысы, Казан «Рубин»ының элеккеге капитаны Сергей СЕМАК өчен дә, үзе раслаганча, Яңа ел иң кадерле бәйрәм:
- Яңа елны, гаилә дуслары белән җыелып, шәһәр читендә каршыларга яратабыз. Балаларга да бик күңелле. Яңа ел, беренче чиратта, алар өчен могҗиза көтә торган бәйрәм бит. Мин үзем дә аны башка бәйрәмнәрдән күбрәк яратам.


Англия премьер-лигасында, киресенчә, бу чорда сезонның кызган чагы. Шуңа күрә «Эвертон» командасында уйный башлагач, ярымсакчы Динияр БИЛАЛЕТДИНОВның рәхәтләнеп бәйрәм итәргә вакыты калмый диярлек:
Россиядә чакта барлык Яңа ел кичләре бертөрле диярлек уза иде. Бәйрәмне, гадәттә, тыныч мохиттә әти-әни белән бергә каршыларга күнеккән идем. Ләкин бервакыт алар Яңа елга Прагага китәргә уйладылар. Шул вакытта мин беренче тапкыр аерым гына яши башлаганда, суыткычның үзеннән-үзе ризык белән тулылану функциясе юк икәнен аңладым. Хәзер Англиядә яши башлагач, Яңа елны рәхәтләнеп бәйрәм итәргә вакыт та калмый. Уеннарга әзерләнәсе бар бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading