Шәһри Казан

Яңа юл транспорт ташкынын киметәчәк

Татарстан башкаласында быелның 6-17 июль көннәрендә узачак Студентларның халыкара Универсиадасы Казанның Генераль планына кадәр уңай үзгәрешләр кертте.

Реклама

Ленин дамбасында Казансу аша яңа күпер төзелә. Әлеге корылма берничә юл тармаклы ике яссы күпердән гыйбарәт булачак. Күпер өслегенең берсе транспорт хәрәкәте өчен инде файдаланыла да. Ә төзелеш тулысынча июнь аена тәмамланырга тиеш. Яңа Савин районында Чистай белән Гаврилов урамнары кисешкән тирәдә күтәрелүче, 45 мең тамашачыга исәпләнелгән «Kazan-arena» футбол стадионы үзе үк яңа төзелешләргә этәргеч бирде. Ленин дамбасы юлының бер тармагы, Казансу яры буйлап барып, 3 нче транспорт дамбасына тоташачак. «Ривьера» кунакханә комплексы янындагы Нигъмәтуллин урамы юлы да үзгәртелә. Юл төзелеше инде тулы куәткә бара, беррәттән Казансу буйлары да чистартылып төзекләндереләчәк. «Бу юл Казансу тирәсендәге кунакханәләрдәге туристларны тиз генә футбол стадионына китереп җиткерү өчен дә кирәк», - диде мэр Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә.
«Kazan-arena» футбол стадионыннан М-7 «Волга» федераль трассасына туры юл сузу да планлаштырылган. Универсиададан соң да Казанда зур спорт чаралары үткәреләчәк, аерым алганда, 2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатының кайбер матчлары оештырылачак. Күрше-тирә төбәкләрдәге спорт җанатарлары М-7 трассасыннан керүче туры юлдан стадионга иркенләп килә алачак. Казансу елгасының уң як ярында төзелүче яңа юл Чистай урамындагы һәм Ямашев проспектындагы транспорт чаралары ташкынын бермә-бер киметәчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: