16+

«Ямашка килгән француз судьялары, Кытай журналистлары татар милли ризыкларын, авыл мунчасын бик ошаттылар»

Мәгълүм булганча, 8 июльдә Мәскәүдә «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейды старт алды. Авто­узышчылар, 9599 километр ара узып, 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәренә барып җитәргә тиеш.

«Ямашка килгән француз судьялары, Кытай журналистлары татар милли ризыкларын, авыл мунчасын бик ошаттылар»

Мәгълүм булганча, 8 июльдә Мәскәүдә «Ефәк юлы» халыкара ралли-рейды старт алды. Авто­узышчылар, 9599 километр ара узып, 22 июльдә Кытайның Сиань шәһәренә барып җитәргә тиеш.

«Казанның бөек трассасы» автораллиның икенче этабына кертелгән иде. Әлеге 157 километр юл өлеше Питрәч районының Шәле авылыннан Мамадыш районындагы Катмыш авылына кадәр билгеләнгән.

Шәледә «Ефәк юлы»ның республикадагы участогына старт тантанасында Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.



- Безне тизлек һәм азарт, кыюлык һәм чыдамлык, кеше һәм техника мөмкинлекләренең югары чигендәге батырлык һәм куәт дөньясы берләштерә, - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин спортчыларга. - Автоспортта ахыргача җиңелү юк - бер танышкач, гомер буе аның дусты булып каласың. Татарстанда автоспортны үстерүгә һәм популярлаштыруга җитди игътибар бирелә. Без, хак­лы рәвештә, атаклы «КАМАЗ-Мас­тер» командасы белән горурланабыз. Автоузышта бүген безнең дан казанган команданың дүрт экипажы катнаша. Шулай булгач, егетләр өчен җан атарга менә дигән сәбәбебез бар.

«КАМАЗ-Мастер» командасының Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда күп мәртәбә җиңүләр яулаганын да мактап телгә алды ул.
- «Ефәк юлы» автоузышларына 2009 елда Татарстанда нигез салынуы тарихи әһәмияткә ия, - дип дәвам итте чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин. - Соңга таба ул халыкара проектка әверелде. Борынгы Ефәк юлы җепләре инде спорт рухы аша ­Россия, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Кытай халыкларын берләштерә. Ефәк юлының бөек ачышларны, кешелек казанышларын көнчыгыштан көнбатышка һәм киресенчә йөртүе гасырларда теркәлгән. Кытай хезмәттәшләребезнең «Бер поезд - бер юл» концепция­сендә шушы бөек маршрутның югары берләштерүчән миссиясен кабаттан торгызу омтылышларын Россия төбәкләрендә барыбыз да хуплыйбыз.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Мин раллида катнашучыларга чын күңелдән яхшы нәтиҗәләр һәм яңа казанышлар телим. Хәерле сәгатьтә, «Ефәк юлы»ның Татарстан этабы!» - дип фатиха бирде.
«Ефәк юлы» халыкара ралли проекты дирекциясе исеменнән ралли директоры Владимир Чагин сәламләде.

- Татарстан җитәкчеле­ге профессиональ һәм һә­вәскәрләр спортын үстерүгә нык ярдәм итә, - диде Владимир Чагин. - Җирле спортчылар халыкара ярышларда җиңүләр яулый, республика халкы спортка торган саен күбрәк тартыла. Автораллида катнашучылар кунакчыл Татарстанны көтеп алды. Шәледә дә бүген чын спорт бәйрәме. Татарстанда билгеләнгән 157 километрлы маршрут спортчыларның һөнәри осталыгын күтәрер. Табигать матур, ләкин бормалы һәм тайгак трасса пилотлардан да, штурманнардан да бик игътибарлы булуны таләп итәчәк. Экипажларга уңышлар, көнчыгыштагы Сиань шәһәренә кадәр имин юллар телим!



«Ефәк юлы» Шәледән Катмышка Балык Бистәсе районы аша барды. Күки, Ямаш һәм Балтач авыллары халкы, коеп яуган яңгырга да исе китмичә, болын-кыр юлыннан бата-чума килеп, Чошы елгасын кичеп, Ямаш зираты тавын «үкерә-үкерә» күтәрелгән җиңел һәм йөк машиналарын хозур кылды. Үзебезнең «КАМАЗ-Мастер» экипажлары узганда, халык, аларны сәламләп, көч-дәрман биреп калды.

- Ямашка бер көн алдан килгән француз судьялары, Кытай журналистлары татар милли ризыкларын, авыл мунчасын гаҗәп ошаттылар, - ди Юлсубино җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.
Кытай журналистлары бе­лән инглиз телендә үзем дә «сукаладым». Россиядәге һәм Татарстандагы кунакчыллыкка шат булуларын әйттеләр кытай дуслар.



Мамадыш районындагы Катмыш авылында ­«КАМАЗ- Мастер» командасы экипажы пилоты Дмитрий Сотников: «Юл бик тайгак булды, машина идарәдән ычкына, ләкин барлык командалар да бердәй шартларда иде», - дигән. Экипаж командиры Айрат Мәрдиев: «Кайбер йөк машиналары туктап калды. Ике «МАЗ», бер Renault юлын дәвам итә алмады. Яңгыр. Без килеп җиттек», - дип тәэсирләре белән уртаклашкан.



Кытайның Сиань шәһәренә барлык машиналар да исән- имин барып җитсен иде. Безнең экипажларга җиңү телик.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading