16+

Ярымфиналга чыктык!

20 март көнне Казанның «Ак Барс» хоккей командасы үз бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итте. Гагарин Кубогының ярымфиналына чыгу өчен көрәшнең соңгы матчы алдыннан, хоккей белгечләре мәйдан хуҗаларына аз гына өстенлек бирде.

Ярымфиналга чыктык!

20 март көнне Казанның «Ак Барс» хоккей командасы үз бозында Уфаның «Салават Юлаев» командасын кабул итте. Гагарин Кубогының ярымфиналына чыгу өчен көрәшнең соңгы матчы алдыннан, хоккей белгечләре мәйдан хуҗаларына аз гына өстенлек бирде.

Чыннан да, уенның беренче минутларыннан ук «барслар» һөҗүмгә күчте. Ун минут буе сакланып торганнан соң, кунакларның беренче һөҗүмдә үк уңышка ирешүе мантыйкка туры килми иде югыйсә. Уфалы Брент Сопелның 14 нче минутта кинәт кенә гол кертүе «барслар»ны да, җанатарларны да өнсез калдырды - 0:1.
Икенче периодның 22 нче минутында, сан өстенлегеннән файдаланып, Данис Зарипов Уфа капкачысыннан тәгәрәп килгән шайбаны тиз генә капкага кертте - 1:1. 23 нче минутта Юрий Трубачевның сукканын капкачыбыз Константин Барулин күрмичә калды - 1:2. 25 нче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров исәпне 2:2 итеп янә тигезләп куйды.
29 нчы минутта «барслар» алмашыну вакытында бозда ялгыш алтынчы уенчы калу сәбәпле, команда ике минутлык җәзага дучар булды. Игорь Мирнов «Ак Барс»ның мондый хатасын кичермәде - 30 нчы минутта уфалылар 3:2 исәбе белән тагын алга чыкты. 34 нче минутта Николай Жердев алканы һич көтмәгәндә сугып, мәйдан хуҗалары өченче мәртәбә исәпне тигезләүгә иреште - 3:3.
Матчның өченче периодында чирекфиналның язмышы хәл ителде. Артем Лукояновның капка алдына чыгуы кунаклар сакчысы белән капкачысын егылырга мәҗбүр итте, ә моны күзәткән Алексей Терещенко капка төбендә торган алканы этеп кенә җибәрде - 4:3. Серия дә, соңгы очрашу да шул ук исәп белән «Ак Барс» файдасына төгәлләнде.
Казан клубы ярымфиналда Чиләбе «Трактор»ы белән очрашачак. Ярымфинал уеннары 23 март көнне «Татнефть-Арена»да башланып китәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading