Шәһри Казан

Яшьләр көрәшкә ташлана

26 декабрьдә Уфада Россиянең хоккей буенча яшьләр җыелма командасы дөнья чемпионы исемен яулау өчен көрәш башлый. Уеннарның хәлиткеч этабына узу өчен, россиялеләргә шактый көч түгәргә туры киләчәк. Безне төркем этабында принципиаль көндәшләр - Канада, АКШ, Германия һәм Словакия командалары көтә. Михаил Варнаков җитәкләгән дружина төркем этабында беренче уенын Словакия җыелмасына...

Реклама

Быелгы дөнья чемпионатында Россия командасында Татарстан егете Наил Якупов капитанлык итә. Бу сезонда НХЛның «Эдмонтон» клубына сайлап алынган, әлегә локаутны туган клубы «Нефтехимик»та уздыручы Наил капитанлык вазифасын үзе өчен мәртәбәле, шул ук вакытта зур җаваплылык дип саный. Әле көз көне үк әңгәмәләренең берсендә ул: «Капитан - тренерның беренче ярдәмчесе, бу минем өчен бик зур горурлык. Капитан ролендә үзеңне король кебек тотарга ярамаганны да бик яхшы аңлыйм. Әти мине һәрвакыт лидер булырга өйрәтте», - дип белдергән иде.
Сезон аралыгында драфтта беренче номер белән сайланган Наилнең сезон барышында нәтиҗәлелеген төшерүе турында күп сүзләр булды. Наил үзе моңа тыныч карый. «Әгәр команда уенда җиңү яулый икән, аңа һәр уенчы үзеннән ниндидер өлеш керткән була. Шәхси статистика артыннан кумыйм. Бары яхшы физик формада булуымны гына әйтә алам», - ди ул.
- Сез җыелма команда лидеры роленә әзерме?
- Әлбәттә, мораль яктан да, физик яктан да, башка критерийлар буенча да.
- Канадалыларның сезне лидер итеп күрүләрен сизәсезме? Моңа кадәр узган Суперсерия уеннарында сезгә каршы провокацияләр шактый оештырылдымы?
- Бу әйбер һәрвакыт бар һәм булачак дип уйлыйм. Канадалылар һәрвакыт «пычрак» уен белән аерылып тора. Без моңа ияләндек инде.
- Дөнья чемпионатында да түземлегегез җитәр дип уйлыйсызмы?
- Түзәргә, штраф һәм дисквалификация алмаска бөтен көчемне куячакмын. Шулай да арттан килеп кыйнауларына юл куя алмыйм. Һәрвакыт җавап кайтара алам. Тик эш моңа кадәр үк барып җитмәс дип өметләнәм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: