16+

Язның беренче җиңүе – «Рубин»да!

Казанның «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының язгы стадиясендәге беренче матчында Петербургның «Зенит» командасын 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Язның беренче җиңүе – «Рубин»да!

Казанның «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының язгы стадиясендәге беренче матчында Петербургның «Зенит» командасын 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Уенның Казанда түгел, ә Грозный шәһәрендәге «Ахмат-арена» стадионында үткәнлеген, трибуналарның исә ярымбуш булганлыгын да әйтеп узарга кирәк. Ике команда да состав ягыннан берникадәр кыенлыклар кичергән чакта очраштылар. «Зенит»тан травмалар алулары сәбәпле, Кришито, Анюков һәм Зырянов төшеп калды, Данни дисквалификацияләнде. «Рубин»да исә уенда катнаша алмаучылар - Мвила һәм Рязанцев. Уен барышында «Зенит»лылар куркыныч мизгелләрне тудырып кына тордылар үзе. Әмма алар тарафыннан барган кискен һөҗүмгә дә карамастан, матчта исәпне барыбер «Рубин» ачты. Уенның 31 нче минутында Рондон безнең команданы алга чыгарды. Беренче тайм беткәндә генә «Зенит»ка исәпне тигезләргә мөмкинлек туган иде тууын, әмма аны тиешенчә куллана алмадылар. Арбитр тарафыннан өстәлгән 3 минут та матч барышын үзгәртмәде. Бу уенда ике команданың берсе дә әллә ни майтара алмады кебек, җиңү китергән исәп тә минималь. Әмма бу «Рубин»га Россия чемпионатының турнир таблицасында 6 нчы урынга чыгарга ярдәм итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading