16+

«Җәйге Спартакиадага ныклабрак әзерләнергә кирәк»

Казанда 2-3 март көннәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасы спартакиадасы булды.

«Җәйге Спартакиадага ныклабрак әзерләнергә кирәк»

Казанда 2-3 март көннәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең Татарстан Республикасы спартакиадасы булды.

Хоккей буенча 23 команда көч сынашты. Финалга Казан һәм Түбән Кама мэрияләре командалары чыкты. Кискен көндәшлектә барган бәйгедә Казан лаеклы җиңү яулады. «Спорт башкаласы исемен саклап кала алдык. Ләкин безгә җәйге спартакиадага ныклабрак әзерләнергә туры киләчәк», - диде мэр Илсур Метшин. Чөнки Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы җирлегендә оештырылган чаңгы узышында башкала мэриясе командасы 5 нче урын белән генә канәгатьләнде. Яшел Үзән шәһәрендәге «Маяк» комплексында спортның җәйге һәм кышкы төрләре белән шөгыльләнү өчен искиткеч мөмкинлекләр тудырылган. Республиканың 42 районыннан килгән 82 ир-ат - 3 километр, ә 82 хатын-кыз 1 километр араны вакытка узды. Гомуми исәптә Саба районы муниципаль хезмәткәрләре командасы (рәсемдә) 1 нче урынны алды. Арча - икенче, Мамадыш - өченче. Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов: «Республикада спартакиадалар элек тә үткәрелә иде. Әмма Казанда быелның июлендә узачак зур спорт Уеннары физкультура һәм спортны тагын да җанландырып җибәрде. Хәзер республика шәһәрләрендәге, районнарындагы, хәтта авылларындагы спорт ярышлары да Универсиада рухы астында уза», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading