16+

Җырчы Анисиннан эстафетаны биюче Барулин алды

Узган ял көннәрендә Чиләбедә үткән Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчы атнаның иң үзәк спорт вакыйгасы булгандыр, мөгаен. Урал төбәгендә оештырылган әлеге хоккей бәйрәме моңа кадәр узган КХЛ йолдызлары матчларыннан берничә яңалыгы белән аерылып торды.

Җырчы Анисиннан эстафетаны биюче Барулин алды

Узган ял көннәрендә Чиләбедә үткән Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчы атнаның иң үзәк спорт вакыйгасы булгандыр, мөгаен. Урал төбәгендә оештырылган әлеге хоккей бәйрәме моңа кадәр узган КХЛ йолдызлары матчларыннан берничә яңалыгы белән аерылып торды.

Беренчедән, Чиләбе Көнчыгыш конференциясен тәкъдим иткән шәһәрләрнең йолдызлар десантын кабул иткән тәүгесе булды. Бәйрәм үзе дә үткәннәреннән аермалы буларак, яңа форматта оештырылган иде. Быел хоккей сөючеләр бу бәйрәмдә чын мәгънәсендә мега йолдызлардан торган хыялдагы командаларын күрергә өметләнде. Тик НХЛдагы локаутның берничә көн алдан тәмамлануы планнарны бозды. Шулай да Илья Ковальчук белән Павел Дацюк, океан артына китүне бераз кичектереп, Россия тамашачысына чын бәйрәм бүләк итә алды.
Былтыр Ригада узган КХЛ йолдызлары матчында Мәскәү «Динамо»сының ул чактагы уенчысы Михаил Анисин, «О соле мио»ны сузып, тамашачыны һәм коллегаларының күбесен таң калдырган иде. Бу юлы Чиләбегә төшкән йолдызлар десанты составында Миша булмаса да, тамашачыны хозурландырырлык башка сюрпризлар көткән икән.
Уралдагы хоккей бәйрәме, һичшиксез, «Ак Барс» капкачысы Константин Барулинның боздагы биюе белән тарихка кереп калачак. Константинның капкачы амунициясен киеп тимераякларда җәһәт кенә биюе «Трактор» аренасын тутырып килгән тамашачыларның күңеленә шул кадәр хуш килгән ки, аңа алкышлар астында тагын бер кат осталыгын кабатларга туры килде. Капитаннар Алексей Морозов белән Илья Ковальчук исә Чиләбедә үзләрен тәүге тапкыр фигуралы шуу осталары буларак танытты. Егетләрнең бу осталыгы КХЛ президенты Александр Медведевны да әсир иткән. «Ковальчук белән Морозовның өчле тулуп сикерүе хәтердә нык уелып калды. Бөтенләй төгәл итеп сикереп бетерә алмасалар да, мактауга лаеклар. Фигуристлар шуа торган телевизион проекттан шалтыратып, аларга тәкъдим дә ясаганнар инде», - дип шаярта президент. Биш этаптан торган капитаннар бәйгесендә иң зур җаваплылык таләп иткәне нәкъ менә фигурист кыз белән парлап бию булды, дип белдерә Алексей Морозов әңгәмәләренең берсендә. «Фигурист кызны да егармын, үзем дә барып төшәрмен дип курыктым. Беренче тапкыр музыкага бозда бию иде бит. Тамашачыларның күңелен күтәрә алганбыздыр дип ышанам», - ди ул.
Моңа кадәр оештырылган КХЛ йолдызлары матчлары, гадәттә, бер көнлек программага сыешып бетә иде. Көннең беренче яртысында Көнчыгыш һәм Көнбатыш конференцияләре җыелма командалары һөнәри осталык бәйгесендә ярыша, ә кичен хоккей уйный иде. Бу юлы бәйрәм тагын да саллырак итеп, ике көнлек программа белән әзерләнгән иде. 12 гыйнварда илнең төрле төбәкләреннән җыелган хоккей сөючеләргә Макаров һәм Фетисов командалары хоккей легендалары матчын бүләк итте. Соңрак КХЛ йолдызлары, сюрпризларга бай осталык бәйгесен күрсәтеп, тамашачының күңелен күрде. Бу шоу Илья Ковальчук җитәкләгән Көнбатыш командасының аз гына өстенлеге белән тәмамланды. Мастер-шоуда «Трактор» һөҗүмчесе Евгений Кузнецов, КХЛ рекордын яңартып, иң җитез форвард булып танылды. «Ак Барс»тан Илья Никулин иң ерактан сугып кертелгән гол авторы булды. Әлеге турнирда иң матур буллит авторы исеменә КХЛ һәм НХЛ йолдызы Павел Дацюк лаек булды. Аның буллитын капитан Илья Ковальчук йолдызлар шоуының иң матур вакыйгасы дип исәпли.
Ә менә ял көнне узган КХЛ йолдызлары матчында зур өстенлек белән (18:11) Алексей Морозов җитәкләгән Көнчыгыш конференциясе командасы җиңү яулады.
Континенталь хоккей лигасы йолдызлары матчларының биш еллык тарихын барлаганда, кызыклы гына статистикага юлыктык. Дүрт уенчы - Илья Никулин, Александр Радулов, Сергей Мозякин һәм Кэвин Даллмэнның инде биш ел рәттән әлеге хоккей бәйрәмендә катнашуы ачыкланды. Константин Барулин белән Алексей Морозов алардан азга гына калыша. Алар КХЛ йолдызлары матчларында дүрт тапкыр катнашкан.
2014 елда йолдызлы десантны кабул итәчәк шәһәр исеме әлегәчә ачык булып кала. Бары аны кабул итәргә дүрт шәһәрнең - Омск, Уфа, Братислава һәм Праганың дәгъва итүе генә мәгълүм. Узган елларда КХЛ йолдызлары матчы тәмамлануга ук аны киләсе елда кабул итәчәк шәһәр исеме игълан ителә иде. Бу юлы ашыкмаска булганнар. КХЛ президенты Александр Медведев аңлатуынча, бу интрига кору түгел, ә лигада конкуренциянең көчәюе нәтиҗәсе. Ярославльнең дә заявка бирергә әзерләнүе турында сүзләр йөри. Әгәр чыннан да аннан заявка алына икән, узган сезонда тулы бер хоккей командасын югалткан бу шәһәрнең өстен чыгасына шанслар зуррак. «2011 елның сентябрендә Ярославльнең нинди зур тетрәнүләр кичерүен искә алсак, аның гозерен кире кагарга хакыбыз юк», - ди Александр Медведев та. Якын араларда лига җитәкчелеге заявкаларны карауга керешәчәк. Ахыргы карар февраль азагында, КХЛда плей-офф башланыр алдыннан игълан ителергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading