16+

Үзебезнекеләр – үзәктә

Хоккей Казанның «Ак Барс» командасы бу сезонда беренче тапкыр Праганың «Лев»ын кабул итте. КХЛда икенче ел гына чыгыш ясаучы әлеге команда быелгы сезонны уңышлы башлап жибәрде, берничә тур рәттән турнир таблицасының югары баскычында барды. Казанлылар командасыннан икенче звено уенчылары К.Петров белән А.Лукоянов аеруча тырышлык күрсәтте бу уенда. Белгәнебезчә, бу ике...

Үзебезнекеләр – үзәктә

Хоккей Казанның «Ак Барс» командасы бу сезонда беренче тапкыр Праганың «Лев»ын кабул итте. КХЛда икенче ел гына чыгыш ясаучы әлеге команда быелгы сезонны уңышлы башлап жибәрде, берничә тур рәттән турнир таблицасының югары баскычында барды. Казанлылар командасыннан икенче звено уенчылары К.Петров белән А.Лукоянов аеруча тырышлык күрсәтте бу уенда. Белгәнебезчә, бу ике...

Хоккей
Казанның «Ак Барс» командасы бу сезонда беренче тапкыр Праганың «Лев»ын кабул итте. КХЛда икенче ел гына чыгыш ясаучы әлеге команда быелгы сезонны уңышлы башлап жибәрде, берничә тур рәттән турнир таблицасының югары баскычында барды.
Казанлылар командасыннан икенче звено уенчылары К.Петров белән А.Лукоянов аеруча тырышлык күрсәтте бу уенда. Белгәнебезчә, бу ике һөҗүмче дә үзебездә тәрбияләнгән һәм аларның быелгы сезонда уңышлы уен күрсәтүләре куанычлы хәл. Ләкин бу уенда аларга бәхет елмаймады. Зарипов урынында уйнаучы Абдуллин, ниһаять, үз файдасына бер очко өстәде, тагын берәр алка Капанен, Песонен һәм Корнеев исәбендә. Нәтиҗә - 4:2. Уеннан соң казанлыларның капитаны А.Морозов белдергәнчә, әлеге җиңү бик мөһим иде. Соңгы уеннарда әллә ни уңышка ирешә алмаган «Ак Барс» өчен бу очрашу шактый зур сынау булды.
Әлмәтнең «Нефтяник» командасы хоккей буенча Югары лигада уңышлы уеннары белән сөедерүен дәвам итә. Өченче урында баручы нефтьчеләр лиганың лидеры - Ангарскиның «Ермак» командасы белән очрашты. Лидерга каршы һәрбер көндәш бик җитди әзерләнә, әлмәтлеләр дә моңардан читтә калмады. Уен башыннан ук алар актив һөҗүмгә күчте һәм мондый тактика уңай нәтиҗәләрен озак көттермәде. «Ермак» капкасына «Нефтяник» җиде алка кертсә, тегеләре исә дүрт гол белән генә җавап кайтара алды.
Бу уенда Әлмәт клубында тәрбияләнгән Т.Барабанов дубль ясау бәхетенә иреште. Алар Л.Мансуров белән икесенә бер сезонда йөздән артык очко җыеп, Әлмәт хоккей мәктәбенең рекордчылары булып саналалар.
Лениногорск шәһәрендә Россия беренчелегенең (Идел буе зонасы) чираттагы уеннары узды. «Нефтяник-2000» командасы үз бозында Глазовның (Удмуртия) «Прогресс»ын кабул итте.
Хоккей - көчле рухлылар уены. Биредә балавыз сыгучы, чебен тисә, «чер» итүчеләргә урын юк. Моның шулай икәненә инану өчен, бозда мәш килеп көч сынашкан егетләрнең уенын карау да җитә. Әйтерсең лә аларга 12 яшь кенә түгел һәм алар дөнья беренчелегенә уйный. Һәр карыш боз өчен көрәш, үзара ярдәмләшү, алка керү ачысы һәм җиңү шатлыгы - боларның барысы да булды.
С. Плохов җитәкләгән Лениногорск командасы бу көндәш белән узган ел да көч сынашкан иде - ул чакта өстенлек глазовлылар ягында булды. Үз бозыңда уйнау - былтыргы «бурычны» кайтару өчен бик уңай мөмкинлек. Өстәвенә, турнир таблицасында 3-4 нче урыннарны бүлешкән яшь «нефтьчеләрне» ике уенда алган алты очко өченче баскычка ныклап беркетәчәк иде. «Нефтяник» бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмады - һәр ике уенда бер үк төрле исәп белән (3:2) көндәшен бирелергә мәҗбүр итте.
Футбол.
Чаллы шәһәренең «КамАЗ» футбол клубы чираттагы турда Новотроицкида «Носта» командасы белән очрашты. Сезон башланып 16 тур узуга карамастан, якташларыбыз 15 очко белән 11 нче урында кала бирә. Бу юлы да уен тигез исәп белән тәмамланды - 0:0.
Финанс хәле тотрыклы булмау сәбәпле, Чаллы клубы быелгы сезонда Икенче дивизионда гына чыгыш ясарга мәҗбүр. Аңа төбәктән дә, шәһәр бюджетыннан да ярдәм юк, барлык чыгымнарны «КамАЗ» ААҖ күтәрә. Бу исә әлеге командадан тәҗрибәле уенчыларның китүенә сәбәпче булган. Аның каравы, хәзер алар урынында яшьләр - клубның үзендә тәрбияләнгәннәр - төп составта уйный. Бу - яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, тәҗрибә туплау өчен бик җайлы мөмкинлек. Бәлки, читтән килгәннәргә акча түләп ятудан шулай акрынлап булса да котылырбыз?!Үзебездә тәрбияләнгән талантлы спортчылар Татарстан командалары данын яклар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading