16+

«Зенит» – чемпион!

Башкаланың «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Казанның «Зенит» волейбол командасы Белгородның «Белогорье» командасына каршы Россия чемпионаты финал сериясендә дүртенче матчны уздырды.

«Зенит» – чемпион!

Башкаланың «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Казанның «Зенит» волейбол командасы Белгородның «Белогорье» командасына каршы Россия чемпионаты финал сериясендә дүртенче матчны уздырды.

Белгородта узган беренче уен барышында безнекеләр җиңелгәннәр иде, әмма тиз арада җыелып алдылар. Икенче матчта ук 3:2 исәбе белән гомуми исәпне тигезләделәр. Дүртенче, бишенче матчлар исә Казанда узды. «Зенит» көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңде. Ә тай-брейкта «Белогорье»ны отып, ил чемпионатында икенче ел рәттән алтын медаль яулады. «Зенит» үз тарихында инде җиденче тапкыр чемпион исемен ала.

Россия чемпионаты. Финал. 4 нче матч.
Зенит (Казань) - Белогорье (Белгород) - 3:2 (28:26, 25:20, 20:25, 18:25, 15:8)
Зенит-Казань: Сивожелез (12), Леон (24), Ащев (7), Кобзарь, Гуцалюк (9), Михайлов (27) - башлап җибәрүче алты уенчы, Вербов (либеро), Апаликов (К), Полетаев, Маруф (1), Волков (1), Спиридонов.

Белогорье: Хтей (К) (9), Тетюхин (12), Грозер (21), Мусэрский (21), Травица (4), Богомолов (7) - башлап җибәрүче алты уенчы, Брагин (либеро), Ерёмин (либеро), Сафонов, Багрей, Косарев, Смоляр.

28 апрельдә Казандагы «Санкт-Петербург» волейбол үзәгенә 4200 тамашачы килгән иде.

Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading