16+

«Зенит-Казан» Чемпионнар лигасында уйнаячак

Европа волейбол конфедерациясе 2013/2014 елларда Чемпионнар лигасында катнашачак клубларның исемлеген игълан иткән. Бәхетле 28 команда арасында Россиянең 3 клубы да бар. Ил чемпионы һәм Кубок иясе «Белогорье», чемпионатның һәм Чемпионнар лигасы-2013нең бронза призеры булган «Зенит» һәм Новосибирскиның «Локомотив» командалары алар.

Россиянекеләрдән тыш Чемпионнар лигасында Италия, Польша һәм Төркияне дә өчәр команда тәкъдим итәчәк.
Узган сезондагы кебек үк, катнашучы 28 команда 7 төркемгә бүленәчәк. Квартетта җиңүчеләр һәм иң яхшы күрсәткечләргә ия булган икенче урындагы 5 команда «12лек раунды»на чыга һәм көрәшне плей-оффта дәвам итә. Чемпионнар лигасының төркем этабы жирәбәсе Венада июнь ахырында булачак.
«Зенит» Чемпионнар лигасында җиденче тапкыр рәттән уйнаячак. Казан командасының 2008, 2012 елларда алган ике «алтын»ы, 2011дә алган бер «көмеш»е, 2013 елда алган «бронза»сы бар инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading