16+

Зур уңышлар сынаулар аша килә

Көчле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр профессональ спортчыны карьерасын вакытыннан алда тәмамлау куркынычы алдында калдыра. Спорт тарихында шундый күңелсез мисаллар шактый. Бәхет елмаеп, янәдән олы спортка кайта алганнары да җитәрлек.

Зур уңышлар сынаулар аша килә

Көчле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр профессональ спортчыны карьерасын вакытыннан алда тәмамлау куркынычы алдында калдыра. Спорт тарихында шундый күңелсез мисаллар шактый. Бәхет елмаеп, янәдән олы спортка кайта алганнары да җитәрлек.

«Челси» һәм Чехия җыелма командалары капкачысы Петр Чехның шлем киеп уйнавы һич кенә дә футболга яңа мода кертү омтылышы түгел. 2006 елның 14 октябрендә спортчы яшәү белән үлем арасында кала. Уен вакытында «Рединг» командасы һөҗүмчесе Стефен Хант тезе белән Чехның башына суга. Бәхеткә, операция уңышлы уза һәм 2007 елның гыйнварында капкачы янә уен кырына чыга башлый. Менә шул вакыттан бирле без Чехны регби шлемына охшаш башлыктан башка күргән дә юк. Баштарак каты травма алган капкачының шлемда бер сезон гына уйнаячагы хәбәр ителгән булса, соңрак аның карьерасы азагына кадәр шлемлы голкипер булып калачагы мәгълүм булды. Капкачы үзе бу теманы кузгатырга яратмый.
Бразилия футболы «йолдыз»ы Роналдоның Италиянең «Интер» командасында уйнаган вакытында авыр травма алуы мәгълүм. Футболчы ике ел дәвамында уеннарны тамашачы буларак кына күзәтергә мәҗбүр була. Зур сынаулар үтеп янәдән спортка кайткан талантлы уенчыны шунда ук Бразилия җыелма командасына алалар. Франциядә узган дөнья чемпионатында Роналдо команданың иң яхшы бомбардиры булып таныла.
2000 елда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан волейболчы Сергей Тетюхинның да спорттагы карьерасы кыл өстендә кала. Волейбол уйнауны дәвам итү ихтималы турында сүз дә бармый ул чакта. Табиблар, ул гомерлек инвалид булып калмасын өчен, җан-фәрманга тырыша. Аларның зур ярдәме һәм үзенең ныклы ихтыяр көче Тетюхинны янәдән профессиональ спортка кайтара. 2004 елда инде ул Европада иң яхшы уенчы булып таныла.
Күнекмәләр вакытында партнеры тимераяк белән башын җәрәхәтләгәннән соң фигуристка Елена Бережнаяга тимераякка басарга гына түгел, сөйләшергә дә яңа баштан өйрәнергә туры килә. Якыннары, дуслары һәм табибларның ярдәме белән кыз янәдән спортка кайта алды. Алай гына да түгел, Антон Сихарулидзе белән берлектә, 2002 елда Солт Лейк Ситида узган Олимпиадада чемпион исемен яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading