16+

2,4 миллион татарстанлыны гриппка каршы прививка ясатырга чакыралар

Гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт – сентябрь һәм октябрь ае.

2,4 миллион татарстанлыны гриппка каршы прививка ясатырга чакыралар

Гриппка каршы прививка ясату өчен иң кулай вакыт – сентябрь һәм октябрь ае.

Чөнки вирусларга иммунитет формалашу өчен 2-3 атна вакыт таләп ителә. Гадәттә исә, гриппның үсеш алу чоры ноябрьгә туры килә. 

Сөенечкә, быел Татарстанда гриппка каршы вакцинация кампаниясе алдагы еллардан иртәрәк тә башланды. Инде август азагында вакциналарның беренче партиясе кабул ителеп, куркыныч төркеменә караган кешеләргә кадый да башладылар. Грипптан, барыннан бигрәк, йөкле хатын-кызлар, балалар (6 ай тулган сабыйлардан башлап), өлкән яшьтәге кешеләр, хроник авырулары булганнар сакланырга тиеш. Чирләмәүнең яки авыруны җиңелчә генә үткәрүнең иң ышанычлы ысулы – вакцинация, дип искәртә табиблар.

- Бүген без тын юлларының вируслы кискен инфекцияләре белән авыручылар саны атна саен артуын күзәтәбез. Соңгы атнада авыручылар санының 9 процентка үсеше теркәлде. Бу күтәрелешне без август башыннан ук күрәбез. Үткән эпидемия сезонына караганда бераз алданрак чирли башладылар. Әлеге вазгыять һава шартлары белән бәйле – августта шактый салкынча һава торышы булды, һәм вируслар, кызганычка, мондый салкынча һава торышын яраталар, тиз үрчиләр, - дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Марина Патяшина. 

Әлегә грипп белән авыручылар юк, әмма моңа әзер булырга кирәк, дип кисәтә Татарстанның Баш санитар табибы.  167 меңнән артык кеше саклану чарасын инде күргән, прививка ясаткан. Август ахырыннан метро станцияләре янында көн дә эшләгән вакцинация пунктлары халык өчен үз сәламәтлеген кайгырту эшен җиңеләйтә. Поликлиникага барып торасы, чиратларда утырасы юк. 

Быел барлыгы гриппка каршы барлык татарстанлыларның 60 процентын вакцинацияләргә ниятлиләр. Бу 2,4 миллион кеше дигән сүз. Бүгенге көндә республика 600 меңгә якын доза вакцина белән тәэмин ителгән. Алар өч төрдә – “Флю-М”, “Совигрипп” һәм “Ультрикс квадри». Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов сүзләренчә, якындагы көннәрдә тагын 400 мең доза килүе көтелә.

Халыкка үрнәк күрсәтеп, бүген гриппка каршы прививканы министрлык һәм ведомство җитәкчеләре ясады. Марина Патяшина бу чиратта беренчеләрдән булды. Аннары бер-бер артлы вакцинацияне Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов, Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты башлыгы Гөлнара Габдрахманова, Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов,  Казанның Киров һәм Мәскәү районы администрациясе башлыгы Владимир Жаворонков һәм башкалар үтте. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading