16+

Абортларны тыяргамы, әллә рөхсәт итәргәме?

Мәскәү һәм Бөтен­россия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалаганнан соң, матбугатта бер шау-­шу булып алган иде инде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге фикерне хуплагач, тагын бер җанлану сизелде.

Абортларны тыяргамы, әллә рөхсәт итәргәме?

Мәскәү һәм Бөтен­россия патриархы Кирилл абортларны тыю петициясен имзалаганнан соң, матбугатта бер шау-­шу булып алган иде инде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлеге фикерне хуплагач, тагын бер җанлану сизелде.

Дөрес, халык фикеренә колак салсаң, каршылар күбрәк. Тыяргамы, рөхсәт итәргәме? «ШК» журналистлары белгечләргә шул сорау белән мөрәҗәгать итте.

Петиция

Беренчедән, петициянең нәрсә хакында икәненә ачыклык кертик. Сүз абортларны бөтенләй тыю түгел, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасыннан чыгару, ягъни дәүләт хастаханәләрендә бушлай бала төшертүне чикләү турында бара. Дәүләт аборт ясату өчен бюджеттан акча бүлеп бирергә ти­еш түгел, дип саный пат­риарх Кирилл. Традицион гаилә кыйммәтләрен яклый торган «Хатын-кызлар тормыш өчен» дигән халыкара иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Наталья Москвитина Мәскәүдә очрашу вакытында Камил хәзрәтне «Гражданнарның абортларга каршы мөрәҗәгате»нә кул куярга чакырды. Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайтында әйтелгәнчә, Камил хәзрәт үзе дә, күп балалы әти буларак, «Хатын-кызлар тормыш өчен» халыкара иҗтимагый хәрәкәтенең инициативасын яклавын белдергән. «Гаилә институтын ныгыту - безнең бурыч. Яшьләргә туры юл күрсәтү, аларга традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне җиткерү бик мөһим. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш», - дигән ул.

Кайсы очракта ярый?
Статистика буенча, Рос­сия­дә ел саен 170 мең хатын-­кыз беренче көмәнен төшертә икән. Ә гомумән, ел саен 700 меңләп аборт ясала. Абортларны тыю турында сүз чыккач та, социаль челтәрләрдә, халык арасында да каршы фикерләр ишетелә башлады. Республика клиник хастаханәсенең консультатив сырхауханәсендә акушер-гинеколог, табиб Диләрә Мусина аңлатуынча, бүген медицина учреждениеләрендә өч очракта бала төшертү рөхсәт ителә: 11 атна 6 көнгә кадәр йөклелекне үз теләгең белән аңлатмасыз өзәргә мөмкин; 21 атна 6 көннән соң бары социаль күрсәткечләр нигезендә генә аборт рөхсәт ителә. Ягъни көчләнгән хатын-кыз бу юл­га бара ала. «Ә менә элек имин булмаган гаиләләрдә яшәүчеләр, ике баласы булып, өченчесен табарга теләмәгәннәр, тол калган яки ире төрмәдә утырган хатыннар да баласын төшертә ала иде», - ди Диләрә Мусина. Өченче очрак - медицина күрсәтмәләре белән бәйле. Йөклелекне калдыру хатын-кыз организмына зыян китерә икән яки балада төрле патологияләр ачык­ланса, консилиум җыелып, аның карары нигезендә, аборт ясарга тәкъдим ителә. 22 атнадан узган сабый, гадәттә, 500 грамм авыр­лык җыеп өлгерә, шуңа да медицина белгечләре бу баланың гомерен саклап калырга бурычлы.

- Абортларны тыю гына мәсьәләне чишәргә ярдәм итми. Беренче чиратта, бу адымга китергән сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Бала төшертүнең зыянлы икәнен бала мәктәп яшеннән үк белеп үсәргә тиеш. Мәктәпләрдә бу уңайдан гинеколог, психолог, табиблар катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү файдалы булыр иде. Саклану чаралары турында да үсмерләр белергә тиеш. 20 яшькә кадәр җенси тормыш белән яши башлаган кызларның 75 проценты беренче баласын төшерә. Беренче баласын төшергән һәр бишенче хатын-кыз ялкынсыну чирләреннән, кабат балага уза алмаудан интегә. Ел саен дөньяда 70 мең хатын-кыз аборттан соң өзлегүләрдән үлә, аборт хатын-кыз өчен куркыныч нәрсә, - ди Диләрә Мусина.

Барыбер җаен табалар

Гражданнарга медицина ярдәмен бушлай күрсәтү дәүләт гарантиясе программасы кысаларында, мәҗбүри медицина иминиятләштерүе аша башкарыла торган аерым төр хезмәтләр бар. Бушлай аборт ясату да шулар рәтендә. Таблетка ярдәмендә бала төшертү барлык УЗИ, анализ тапшыру хезмәтләрен исәпкә алып, 9500 сумга тө­шә. Бүген беренче тапкыр йөккә узган хатын-кызларга ул бушлай ясала.
- Һәр аборт та зыянлы. Әмма бу алым абортның иң куркынычсыз төре булып санала. Аналыкны тимер белән кырып ясалган абортның нәтиҗәсе аяныч булуы бар. Аналык җәрәхәтләнеп, спайкалар барлыкка килүе бар. Гади итеп аңлатсам, чирәм үсмәгән кебек, аналыкта да кырылган урыннар «пеләшләнеп» кала. Кыскасы, ата күкәй күзәнәк эләгеп кала алмый, нәтиҗәдә, хатын-кыз балага узмый. Хирургия юлы белән аборт ясаганда, аналык муенсасы да зыян күрә. Бу очракта балага узсаң да, яралгы төшү куркынычы арта. Шуңа да дару төймәләре ярдәмендә бала төшертү кулайрак, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының әйдәп баручы белгече, акушер-гинеколог Наилә Гайнанова.
Дөрес, хастаханәгә килдең дә, син телисең дип кенә баланы төшермиләр анысы. Татарстанда баласыннан баш тартырга теләгән, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итү максатыннан, алты кризис үзәге эшләп килә. Һәр пациент, кайчакта туганнары белән дә психологлар, табиблар абортның зыяны, ул китергән аяныч нәтиҗәләр турында сөйләшә, баланы калдырырга үгетли. Халыкның сәламәтлеген саклау законы буенча, бер атна тынлык дигән нәрсә бар. Хатын-кызга уйлау, карар кабул итү өчен берникадәр вакыт бирелә. Татарстанда биш ел дәвамында, абортларны кисәтү максатыннан, «Миңа яшәү бүләк ит» дигән акция үткәрелеп килә.

- Элек карындагы баланы төшертә торган дарулар даруханәләрдә сатыла иде, әмма яшүсмерләр арасында алар тиз популярлаша башлагач, без, аларны тыюны сорап, җитәкчелеккә мөрәҗәгать иттек. Чөнки яшь кызлар үз белдеклекләре белән, өй шартларында ба­ла төшертә башлады, кан китүләр аркасында, кызларның сәламәтлеге куркыныч астында иде. Хәзер абортка китерә торган даруларны бары махсус медицина учреждениеләрендә генә алырга мөмкин. (Тик әлеге дә баягы, акча барысын да хәл итә. Без, мәсәлән, әлеге даруларны интернетта заказ белән, шәхси клиникаларда танышлар аша сатып алырга мөмкин икәнлеген дә ачыкладык. - Э.М.) Болай да яңа өйләнешүчеләр арасында 17 процент гаиләдә балага уза алмау очрагы күзәтелә. Шуңа да бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк, - дип саный Наилә Гайнанова. -Җенси тормыш белән яшисең икән, җаваплылык булырга тиеш. Бездә бу өлкәдә культура бик түбән дип әйтимме? 70-80нче еллар түгел ләбаса, саклану чараларының нинди генә төрләре юк хәзер. Әмма хатын-кыз абортның зыяны, гөнаһы ни дәрәҗәдә зур икәнен аңлап бетермиме? Саклану турында уйламый.
Саклану чаралары дигәннән, петициядә әйтелгән фикерләр арасында, абортка китерә торган саклану чараларын тыю турында да сүз бар. Баксаң, бу төргә аналыкка куела торган спираль дә керә икән. Бүген хастаханәдә спираль куйдыру бушлай, дөрес, саклану чарасын үзеңә сатып алып киләсе. Даруханәләрдә спиральнең иң гадие 450 сумнан башлана, сыйфатлысы, ышанычлысы 14 мең сум тирәсе тора. Бу саклану чарасы 3-5 елга исәпләнгән. Ай саен гармональ саклану чарасы сатып алу чыгымлы булганнарга, спираль иң кулае булып кала бирә. Әлеге саклану чарасын тыйсалар, абортларга кагылышлы закон да кабул ителгән очракта, имин булмаган тормышта яшәүче хатын-кызларга ниш­ләргә?
2015 елгы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда 19629 аборт очрагы теркәлгән. Бала төшерү очракларын 11,6 процентка киметә алганнар. Дөрес, күп абортлар шәхси клиникаларда эшләнә, ә алар статистикага керми икән. «Бушлай абортларны тыю криминаль, яшерен бала төшертүләргә китерер­гә мөмкин. Нәти­җәдә, аналар арасында үлем оч­рак­лары артуы бар», - дип борчыла табиблар.


Ә сез нинди фикердә?

Диана, 25 яшь:
- Бушлай бала төшертү мөмкинлеге юк икән, аборт ясату шәхси клиникаларда тагын да кыйммәтләнәчәк. Мөгаен, аналар балаларын табып, ташлап калдыра да башлар яки халык медицинасы ярдәмендә, бала төшертергә алыныр. Нәтиҗәләре турында уйларга да куркам. Киресенчә, авыр хәлдәге хатын-кызларга бала үстерү өчен дәүләт акча бүлеп бирсен иде ул.

Гөлсинә, 47 яшь:
- 40 яшеннән узган хатын-кыз балага узды ди, ул аны табарга теләмәячәк бит инде. Күбесе абортка барачак, әлбәттә. Абортлар бөтенләй тыелган илләр бар. Йөклелекне өзү аеруча беренче тапкыр балага узганнарга зыянлы, шулай да, абортларны бөтенләй үк тыярга кирәк түгел. Төрле кешеләр, төрле сәбәпләр була. Бала төшертү түләүсез булырга тиеш. Бу хатын-кызның шәхси эше, минемчә. Әгәр хатын-кыз баланы тапмаска карар кылган икән, ул барыбер үзенекен эшләячәк инде. Элек тә булган өйдә бала төшертүләр. Авылыбызда бер хатын шундый бер әбигә баргач үлгән иде. Канын туктата алмагач, әби хатынның аналыгына башындагы шәлъяулыгын куйган икән дип сөйләделәр.

СҮЗЕН-СҮЗГӘ
Сәрия Сабурская, Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:
- Хәзерге вакытта абортлар мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасында санала, хатын-кыз көмәнен медицина күрсәтмәләре буенча гына түгел, билгеле бер атнага кадәр үз теләге белән дә төшертә ала. Бушлай абортларны тыю йә хатын-кызның мөстәкыйль бала төшертүенә,йә сәла­мәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырган криминаль абортларга китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә, баланы яшерен рәвештә төшертү очракларының артуы бар. Аннары хатын-кызларның сәламәтлеген кайгырту, аларны дәвалау өчен тагын да җитди чыгымнар кирәк булуы ихтимал.
Абортларга кагылышлы әлеге тема хакында матбугат чараларында, хакимият дәрәҗәсендә дә фикер алышулар бара. Мин үзем Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко фикере белән килешәм. Ул: «Хатын-кыз үгетләүләргә карамастан, баланы төшертергә кирәк дигән карарга килгән икән, без әлеге операцияне ясау өчен медицина, финанс ягыннан да уңай шартлар тудырырга тиешбез», - ди.
Абортларны кисәтү, бала төшертү очрак­ларын киметү максатында башка чаралар күрелергә тиеш, минемчә. Гаилә институтын ныгытырга кирәк. Ана булуның мөһимлегенә, гореф-гадәтләрнең кыйммәтенә басым ясарга, үсмерләр белән кисәтү эшләре алып барырга, кризис үзәкләрен арттырырга, авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм итәрдәй, шул исәптән психологик яктан да булыша торган социаль кунакханәләр булдыру мөһим. Хатын-кыз тормышта нинди хәлдә калса да, бала табарга теләсен өчен, дәүләт тиешле шартларны тудырсын иде.

Әлфия Сафина,Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге өлкән инспекторы:
- Бу фикер кабул ителгән очракта, Җинаять кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Россия Конституциясе буенча, бу кеше хокукларын һәм иреген чикләү булып саналуы да бар. Мәсьәләгә ике яклы карарга кирәк, дип саныйм. Хатын-кыз җитди сәбәпләр аркасында да абортка барырга мөмкин бит.
Сүз уңаеннан, бүген Россия Җинаять кодексының 123нче маддәсе нигезендә, законсыз бала төшертү өчен җәза каралган. Маддәнең өченче бүлегендә әйтелгәнчә, законсыз операция вакытында хатын-кыз үлсә йә аның сәламәтлегенә зыян килсә, аборт ясаучыны вазифасыннан азат итү һәм биш елга ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Беләсезме?
Тарихта беренче тапкыр безнең эрага кадәр V гасырда ук Гиппократ абортларның зыяны турында язган булган. Россиядә абортлар рәсми төстә 1920 елда рөхсәт ителгән. Бала төшертүчеләр саны зур тизлектә үскәнгә, Сталин чорында аборт ясату тыелган. 1953 елда абортлар турында канун яңадан гамәлгә кергән.
Әфганстан, Мисыр, Гыйрак, Иран, Ирландия, Колумбия, Ливан, Абхазия кебек илләрдә йөклелек хатын-кызның гомеренә куркыныч тудырмый икән, баланы төшертү тыелган. Ә менә Сальвадор, Чили, Мальта, Филиппин республикаларында абортлар баланы үтерүгә тиңләнә. Анда бернинди очракта та бала төшертергә ярамый. 25 мартта күп кенә илләрдә тумый калган сабыйлар көнен билгеләп үтәләр. Дөньяның төрле илләрендә тумаган балаларга һәйкәлләр куелган. Иң үзенчәлеклесе Словения­дә урнашкан. Ул «Елама, әни, мин сине барыбер яратам» дип атала.


Һәр бала үз ризыгы белән туа
Ислам динендә бала төшерү бик зур гөнаһ. Гомерне безгә Аллаһы Тәгалә бирә һәм без аны сакларга тиеш. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзлә­ренчә, аборт ясату ул - кеше үтерү. Аборт ясау кеше үтерү белән бер.
- Коръәни-Кәримдә шундый юллар бар: «Әгәр берәү икенче бер кешене харап итсә, бөтен галәмдә яшәүчеләрне үтергән кебек булыр». Никадәр куркыныч сүзләр. Бала төшерүнең гө­наһы менә ни дәрәҗәдә зур. Күпләр никахсыз гына җенси мөнәсәбәтләргә керә, хатын-кыз балага уза һәм аннан котылу чарасын күрә башлый. Зина кылу - гөнаһ, әле ул тагын икенче гөнаһка барырга да мәҗбүр итә. Кемнәрдер, балаларым бар, артыгы кирәкми, ди. Аңа нәрсә ашатыйм, диләр. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Баламны ашата алмам дип курыкмагыз. Бу дөньяга һәр сабый үз ризыгы белән туа. Без сезне ризыкландырабыз», - ди.

- Хәзрәт, бала төшерү бит ул әни кешенең сәламәтлеге белән дә бәйле булырга мөмкин?
- Әни кешенең сәламәтлегенә зыян киләсе булса яки гомерен сак­лап калырга кирәк булганда, аборт рөхсәт ителә.

- Балага узмау өчен төрле саклану чаралары бар, аларны кулланырга ярыймы?
- Ислам динендә ул тыелмаган, рөхсәт ителә. Ә инде балага узганны белгәннән соң, аңардан котылу өчен төрле дарулар эчү - гөнаһ, бу шулай ук бала төшерү булып чыга. Аборт ясатучылар арасында кияүгә чыкмаган кызларның булуы аеруча сагайта. Дини тәрбия җитмәү аркасында, бозыклык, азгынлык тарала.


Россиялеләрнең күбесе (70 процент) абортларны мәҗбүри медицина иминиятләштерүе системасыннан чыгару турындагы тәкъдимгә каршы. Бөтен­россия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең 130 төбәгендә 18 яшьтән олырак булган 1600 кешедән сораштыру уздырган. Респондентларның 9 проценты абортка барганлыкларын әйткән, 57 проценты таныш-белешләре арасында аборт ясатучылар барлыгын хәбәр иткән. 21 проценты гына абортларны мәҗбүри медицина иминиятләштерү системасыннан чыгару идеясен хуплаган. Сораштыруда катнашучылар бала төшертүләренең сәбәбе итеп матди яктан мөмкинлекләре булмавын күрсәтә. Бушлай абортларны тыйган очракта, халыкның 31 проценты яшерен операцияләрнең саны артачагын, 11 проценты үлем-китемнең күбәюен, 8 проценты фәкыйрьлеккә китерәчәген фаразлый.

Баланы күпсенмәгез

Наилә Җиһаншина, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе:
- Ислам динендә генә түгел, башка диндә дә аборт ясату тыелган. Дөньяви җәмгыятьтә яшәп, андый тыюлар белән генә нәрсәгә дә булса ирешеп булмый, әлбәттә. Минемчә, бу тыю кешеләрне уйландыру өчен кирәк. Безнең менталитетыбыз шундый бит, сүздә генә әйтелсә, шуның белән онытылырга да мөмкин. Ә закон белән ныгытып куйсаң, кешеләр бу проблема турында тирәнрәк уйлый башлый, ниндидер җаваплылык хисе барлыкка килә. Күбебез өчен бу гыйбрәт тә булыр иде. Бик күп гаиләләр бала алып кайта алмый. Балалар йортларында сау-сәламәт сабыйларны инде гаиләләр уллыкка алып бетерде. Алар бит әле чит баланы да тәрбия­ләргә үзләрендә көч таба. Ә күпләр үз балаларыннан баш тарта. Минем икәү бар инде, өченчесе кирәкми, диләр. Сугыш вакытында да бишәр-алтышар бала үстерүче булган. Ачлык заманында яшәмибез бит, Аллаһы Тәгалә аларны үз ризыгы белән бирә, нишләп аларны күпсенергә?! Бәлки, нәкъ менә шул син котылырга теләгән бала иң хәерлеседер. Бәлки, картаймыш көнеңдә шул сабыең сине кадерләп тәрбияләр, аның игелеген күреп яшәрсең. Тәрбия дигәннән, аборт ясатучылар арасында япь-яшь кызлар да шактый. Аларга әхлакый тәрбия җитми. Очрашып йөргән егетләренннән балага узалар да, куркуларыннан аны төшертәләр. Шушы хәлгә калмас өчен тәрбиягә зур игътибар бирергә кирәк.

Аборт ул - бомба

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан:
- Быел һәр гыйбадәт алдыннан «Гражданнарның абортларга каршы мөрәҗәгате»нә кул куярга чакырабыз. Аборт ул - үз халкыңа каршы террор. Терроризм турында гел сөйләп торабыз. Россиядә абортлар террорыннан да куркыныч нәрсә юк. Без кешелеккә карата мәрхәмәтсез булырга тиеш түгел. Нәселебезне дәвам итәргә бурычлыбыз. Иң зур байлыгыбыз - халык. Гражданнар сугышы, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы, хәзер шушы абортлар илебезне «яндыра». Бер яктан, без күп балалы гаиләләр институты турында кайгыртабыз, ана капиталы бирәбез, икенче яктан, илнең үз-үзен бетерүгә юл куябыз. Бернинди бомба да кирәкми - үз-үзебезне юк итәбез. Шуның өстенә бер җенесле гаиләләр төзелә. Абортларга каршы имза җыю ул шушы уңайдан махсус законнар кабул итү кирәклегенә басым ясау.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading