16+

"Адмирал"да зыян күрүчеләргә Россия белгечләре киңәш бирергә әзер

13 март көне сәгать 11 гә Казанның медицина учреждениеләрендә янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче номерлы хастаханәдә. Берсенең хәле авыр, ләкин стабильлек күзәтелә. Дүртесенең хәле уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче номерлы хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше...

13 март көне сәгать 11 гә Казанның медицина учреждениеләрендә янгында каза күргән 13 кешегә ярдәм күрсәтелә. Биш кеше 12 нче номерлы хастаханәдә. Берсенең хәле авыр, ләкин стабильлек күзәтелә. Дүртесенең хәле уртача. Зыян күрүче тагын дүрт кеше 7 нче номерлы хастаханәдә ята, икесенең хәле авыр, ләкин үлем куркынычы юк. Дүрт кеше бүгенге көндә РКБда, аларның берсе бүген төнлә мөрәҗәгать иткән.Тулаем алганда, өч кеше авыр хәлдә, калганнарының тормышына куркыныч янамый, дип белдерә табиблар.

Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова кушуы буенча, видеоконференция режимында консилиум үткәрелгән. Авыр хәлдәге пациентлар буенча Россия белгечләре консультация үткәргәннәр. Барлык зыян күрүчеләргә дә Россия белгечләре киңәш бирергә әзер.

Һәлакәт урынында Республика медицина һәлакәтләре үзәгенең ике бригадасы, Республика суд-медэкспертизасы бюросының бер бригадасы, шулай ук Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Медицина һәлакәтләре үзәге җитәкчелеге эшли.

Медицина учреждениеләрендә һәм республика суд-медицина экспертизасы бюросында психологлар эшләрен дәвам итә. Бюрода психиатрия хастаханәсенең психология-психиатрия бригадасы ярдәм оештыра. Әлегә барлыгы 11 кешенең үлүе билгеле. Тугыз гәүдә һәм ике гәүдә калдыгы табылган. Шуларның сигезе танылган. Үлүчеләр арасында Гадәттән тыш хәлләр подполковнигы Сергей Костин да бар. Үлүчеләрнең туганнары суд-медицина экспертиза бюросы һәм Республика клиник онкология диспансеры базасына урнаштырылган. Бюроның кайнар элемтә телефоннары эшли: 273-91-45, 272-05-64. Әлеге номерларга биш мөрәҗәгать килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading