16+

Бала белән больничныйга әти-әнисе генә түгел, ә гаиләнең башка әгъзасы да чыга ала

Авырган баланы караган өчен больничный ничек түләнә? Бу мәсьәләдәге кайбер үзенчәлекләрне белеп тору зыян итмәс.

Бала белән больничныйга әти-әнисе генә түгел, ә гаиләнең башка әгъзасы да чыга ала

Авырган баланы караган өчен больничный ничек түләнә? Бу мәсьәләдәге кайбер үзенчәлекләрне белеп тору зыян итмәс.

Россиянең Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге җиткергән мәгълүматлар буенча, больничныйга әти белән әни генә түгел, ә башка гаилә әгъзасы да (мәсәлән, әби-бабай, абый яки сеңел) чыга ала. Монда бары төп шартны үтәү мәҗбүри: әлеге кеше хезмәт килешүе нигезендә эшләп, эш бирүче аңа иминият түләүләрен Социаль иминиятләштерү фондына күчерергә тиеш.

Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча пособие алдагы ике календарь елындагы уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнелә. Димәк, 2016 елда пособие исәпләр өчен хезмәткәргә 2014 һәм 2015 елларда күчерелгән түләүләрдән чыгып билгеләнә. Әгәр алдагы ике елда иминиятләштерелгән кешенең кереме булмаса яки эшченең уртача хезмәт хакы хезмәт түләвенең минималь күләменнән түбәнрәк булса, пособие РФ буенча билгеләнгән хезмәт түләвенең минимумы күләменнән исәпләнелә.

Эшкә вакытлыча яраксызлык буенча пособиенең күләме иминият стажына бәйле:
- стаж сигез һәм аннан да күбрәк ел булганда - уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә;

- стаж 5тән алып 8 елга кадәр булса - уртача хезмәт хакының 80 проценты күләмендә;

- стаж 5 елга кадәр булганда - уртача хезмәт хакының 60 проценты күләмендә.
Бала авырып китү сәбәпле өйдә калырга туры килгәндә, игътибарга алынырга тиешле тагын бер мәсьәлә бар. Әгәр бала амбулатор рәвештә дәваланса, пособиенең күләме беренче ун көн өчен иминият стажының озынлыгына бәйле рәвештә билгеләнелә. Ә аннан соңгы көннәр өчен уртача хезмәт хакының 50 проценты күләмендә түләнә. Әгәр инде бала стационар рәвештә дәвалану алса, больничный барлык көннәр өчен дә иминият стажының дәвамлылыгына бәйле рәвештә исәпләнелә.

Авыру баланың яшенә карап, бер ел эчендә больничныйны түбәндәге тәртиптә бирү каралган.

  • 7 яшькә кадәрге авыру баланы караган очракта - амбулатор рәвештә яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булган барлык көннәр өчен, әмма ике очракта да гомуми көннәр саны бер ел эчендә 60 көннән артырга тиеш түгел.
  • 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге авыру баланы караган өчен - амбулатор шартларда яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булганда, аның 15 көне түләнә. Әмма бу очракта больничный алган көннәр саны бер елга 45тән артып китәргә тиеш түгел.
  • 15 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган авыру баланы караган очракта - амбулатор шартларда дәваланганда, ата‑анага больничный җиде көн генә түләнә. Барлык очракта да авыру яшүсмерне карау өчен елына 30 көн бирелә.
  • 18 яшькә кадәр булган инвалид-авыру баланы караган очракта - амбулатор рәвештә яки стационар дәвалану-профилактика учреждениесендә бала белән бергә булган барлык көннәр өчен дә больничный түләнә, әмма ике очракта да гомуми көннәр саны бер ел эчендә 120 календарь көненнән артырга тиеш түгел.
  • 18 яшькә кадәрге ВИЧ-инфекцияле авыру баланы караган очракта - медицина учреждениесендә бала белән бергә булган барлык чор өчен түләнә.
  • Әгәр 18 яшькә кадәрге баланың хәле вакцинадан соң килеп чыккан өзлегү яки яман шеш авырулары белән бәйле булса, больничный баланы амбулатор шартларда дәвалауның бөтен көне яки медицина учреждениесендә авыру белән бергә булган барлык чоры өчен түләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading