16+

COVID-19 ны кан плазмасы белән дәвалыйлар

Соңгы арада COVID-19 коронавирусын дәвалауда әлеге авырудан савыккан кешенең кан плазмасын салдыру уңай нәтиҗәләр бирә дигән имеш-мимешләр йөри. Бу мәсьәләгә “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиблар белән бергә ачыклык керттек.

COVID-19 ны кан плазмасы белән дәвалыйлар

Соңгы арада COVID-19 коронавирусын дәвалауда әлеге авырудан савыккан кешенең кан плазмасын салдыру уңай нәтиҗәләр бирә дигән имеш-мимешләр йөри. Бу мәсьәләгә “Татар информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә табиблар белән бергә ачыклык керттек.

Чынлап та, кан плазмасын салдыруның нәтиҗәсе бар. Һәм моны Татарстанда сынап та караганнар. Тик менә кан плазмасын тапшырырга теләүче донорлар гына бик юк икән. Табиблар мондый авыр вакытта бер-береңә ярдәм итәргә чакыра.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Әдбелганиева әйтүенчә, Татарстанда кан плазмасы белән дәвалауга кагылышлы аерым программа гамәлгә ашырыла. «Кытайда, Европа илләрендә әлеге алым уңышлы кулланыла башлагач, аны Мәскәүдә, Татарстанда да сынап карарга булдылар. Бу мәсьәләдә галимнәрнең, пациентларның да роле зур. Март азагында Казанга лайнерда булган коронавируслы кешеләрне кайтарганнар иде. Алар изоляция режимын узды. Шул вакытта авырудан дәваланган беренче кеше кан плазмасын бирергә ризалашты. Тикшергәннән соң аның канында коронавирусның бу яңа төренә каршы антитәнчекләр барлыгы ачыкланды,” – дип сөйли Диана Әбделганиева. Шунысы да гаҗәп, гадәттә, авыруны катлаулы кичергән кешеләрдә антитәнчекләр күбрәк күзәтелә. Ә монда киресенчә, җиңелчә авырган кешеләрдә дә коронавируска каршы торучы антитәнчеләр күп булып чыккан.

Авырып терелгән кешеләрнең кан плазмасын гадәттә бик авыр хәлдәге авыруларга салалар. Аларның коронавирустан тыш башка авырулары да көчәйгән була, плазманы берничә тапкыр салганнан соң, күпләрнең хәле җиңеләя. Дөрес, бүген салдың да, иртәгә могҗиза булды дигән сүз түгел. Акрынлап кеше ИВЛ аппаратыннан башка тора ала башлый, тән температурасы төшә, вирусның көче кими. Плазмадагы антитәнчекләр вирус белән элемтәгә кереп кешедә авыруга карата иммунитет барлыкка килә.

Бөтен авырган кешенең дә кан плазмасын кулланып булмый икән. Гадәттә бер донордан ике доза алалар. Шул рәвешле, хәзерге вакытта 21 кешедән кан плазмасы алганнар, 42 доза плазма әзерләгәннәр.
 Әлегә донорлар күбесенчә вирусны кичергән табиблар. Алар бу авыру белән көрәштә һәр алымның да ни дәрәҗә мөһим икәнлеген аңлый.

“Авыруны кичергән, савыккан кешеләр дә башкаларга карата битараф калмасын иде”,– ди табиблар. Донор булыр өчен 18-55 яшькәчә булу кирәк. Гәүдә авырлыгы 50 килодан да ким булмаска тиеш. Вирусны кичергән кешеләр исемлеге төзелә. Аларның һәрберсе белән элемтәгә кереп донор булырга чакыралар. Риза булган кешеләрнең сәламәтлекләрен җентекләп тикшерәләр, каннарындагы антитәнчекләр дәрәҗәсен билгеләү өчен махсус анализ алалар. Соңгы сүзне трансфузиолог әйтә. Төп шартлар: кешенең COVID-19 белән авырганлыгына махсус белешмә булу кирәк. Дәваланганнан соң ике тестның да тискәре булуы мөһим. Авырып терелгәннән соң кимендә 14 көн узган булу сорала. Шуннан соң Кан үзәгенә килеп плазма тапшырырга була. Плазма тапшырганда барлык куркынычсызлык таләпләре үтәлә, моның өчен кешегә акча түләү дә каралган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading