16+

Эдуард Гаврилов: “Татарстанда киләчәк медицинасын күрдек”

Ел саен сәламәтлек саклау системасын финанслау артканнан-арта бара, моңа карамастан, күрсәтелгән медицина ярдәме күләме кыскара гына, бу беренче чиратта авыл халкына кагыла. Шул нисбәттән, Гомумроссия халык фронты республикадагы медицина сыйфаты һәм аның үтемлелеген тикшерү өчен Татарстанга килде.

Кичә көн дәвамында фронт әгъзалары, сәламәтлек саклау учрежденияләре хезмәткәрләре Казан хастаханәләрендә булып, медицина оешмалары күрсәтә торган ярдәмнең сыйфаты белән танышты, пациентлар белән аралашты. Соңыннан Казанның Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә "Татарстанда медицина сыйфаты һәм үтемлелеге" темасына "түгәрәк өстәл" булды. Монда исә республиканың әйдәп баручы клиникаларының баш табиблары, медицина юнәлешендә белем бирүче уку йортлары җитәкчеләре катнашында көне буе Казан сәламәтләндерү үзәкләрендә күргән вәзгыятькә нәтиҗә ясалды.

Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы әгъзасы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Сәламәтлек" ("Здоровье") фонды директоры Эдуард Гаврилов Татарстан белән канәгать калуын белдерде.

- Онкология үзәгендә дә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, Республика клиник хастаханәсендә, 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә дә дөнья дәрәҗәсенә тиң иң югары стандартлар кулланыла, иң соңгы заманча мөмкинлекләр эшкә җигелә. Ун ел элек мондый шартларда табиблар эшләргә хыялланмыйлар да иде. Хәзер регионнар да Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән берлектә катлаулы операцияләр ясый. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан медикаментларны һәм медицина җиһазларын түбәнрәк бәягә сатып ала, сез акчаны юк-барга сарыф итмисез. Шуңа күрә дә без сезне башка регионнарга үрнәк итеп куябыз. Без Татарстанда бүген киләчәк медицинасын күрдек! - диде Эдуард Гаврилов.

Фотолар: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading