16+

Бүген халыкны даруларга бәя үсү мәсьәләсе борчый

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, паникага бирелер җирлек юк, ди. - Тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлеге бар. Аларга бәяләр артмады, арткан очракта да, күпкә түгел. Дәүләт әлеге препаратларга бәяне контрольдә тота, бәяләр куелган чиктән чыкмаячак. Кризиска каршы чаралар кысаларында, эшче төркем булдырылды. Әлеге төркем бәяләрнең арту-артмавын тикшереп...

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, паникага бирелер җирлек юк, ди.

- Тормыш өчен мөһим булган дарулар исемлеге бар. Аларга бәяләр артмады, арткан очракта да, күпкә түгел. Дәүләт әлеге препаратларга бәяне контрольдә тота, бәяләр куелган чиктән чыкмаячак. Кризиска каршы чаралар кысаларында, эшче төркем булдырылды. Әлеге төркем бәяләрнең арту-артмавын тикшереп тора. Моннан кала, республикабызда даруларга бәя арту дәрәҗәсе, Россия белән чагыштырганда, түбәнрәк, - диде ул.

Фәридә Яркәева бәя­ләрне контрольдә тотуда даруханә челтәрләре җитәкчеләренең дә ролен искәртеп үтте.

- Даруханә челтәрләре җитәкчеләренең бурычы - даруларга бәяләрнең артуын булдырмау. Сатып алучыга даруның барлык арзан аналогларын тәкъдим итәргә, бәяләрнең аермасын, ни өчен теге яки бу дару шулкадәр торганын аңлатырга кирәк. Бу очракта халык арасында аңлашылмаучанлык кимеячәк, - дип тә ассызык­лады ул.

Кризиска каршы чараларның берсе буларак, дәүләтнеке булган «Таттехмедфарм» оешмасы тормыш өчен мөһим дарулар исемлегенә кер­мәгән, әмма халык еш куллана торган кыйммәт булмаган даруларга бәяләрне «туңдырырга» дигән тәкъдим белән чыккан. Оешма үзе җи­тештерә торган препаратларга бәяне «туңдырган» һәм башкаларга да шулай эшләргә тәкъдим итә.

Фото медлаф.рф сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading